Воскресенье, 28.04.2024, 08:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 27
Матбугат – 2015
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Вакытлы матбугат басмаларына 2015 елның беренче яртысына язылу вакыты тәмамлануга бара. Елдагыча, декабрьнең 25ендә “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылу да туктатылачак, ягъни бу көннән соң язылучыларга гәзитләр 1 гыйнвардан түгел, ә соңрак (кайчан язылуга карап) – язылганнан соңгы айның беренче көненнән генә килә башлаячак. Яңа елны иң якын дуслар белән каршылау гадәте бездә ныклы, ә менә шундый дәрәҗәдәге район гәзите янәшәгездә булмаса, бәйрәмнәрегез, һичшиксез, барыбер китегрәк тоелачак инде.
Без сезнең һәммәгезне дә әнә шундый хәлләрдән саклап калырга теләп мөрәҗәгать итәбез: әйдәгез, инде тагын да сузмыйча, почтальоннарга биргән вәгъдәләрне үтәп куйыйк әле! Элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда, почтамтта 2015 елның гыйнвар  – июнь айларына “Игенче”нең бер данәсенә язылу хакы 658 сум 92 тиен, “Сакмагош саткылары”на – 130 сум 38 тиен (Әйткәндәй, безнең район гәзитләренә язылу хакы төбәгебездә нәшер ителүче башка районнардагыдан күпкә арзанрак та әле). Авыллардагы элемтә бүлекчәләрендә хезмәт салучы кызларга бирелгән вәгъдәләрне (“фәлән көнне хезмәт хакы, пенсия, пособие (һәм башкалар) алам”, “фәлән вакытка мал суеп та ... " Читать дальше "
Просмотров: 800 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.11.2014 | Комментарии (0)

Чакмагышның икмәген
Кемнәр генә икмәде?!
Икмәк игеп, кемнәр генә
Данлы юллар үтмәде?!
Игенче һөнәрен зурлап
Иң-иң түргә куярлык.
Игенчегә саф алтыннан
Сынташ – һәйкәл куярлык.
21 ноябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне үткәрелде. Район мәдәният йортына – бәйрәм тантанасына хезмәт алдынгылары – игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәк-челәре, күмәк хуҗалыклар рәисләре, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, хаклы ялдагы хезмәт ветераннары җыелды.
Просмотров: 1466 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.11.2014 | Комментарии (0)

19 ноябрьдә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы – унҗиденче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимият подразделениеләре хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие-учреждениеләр, хокук тәртибен саклау органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылды:
1.  Эшчәнлекнең аерым төрләре буенча алынган табышка бердәм салым салынганда база табышлылыгының корректирлаучы К2 коэффициентын билгеләү турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында Башкортстан Республикасында Балалар хокукларын яклаучы вәкилнең җәмәгать тәртибендә эшләүче ярдәмчесе итеп билгеләүгә кандидат күрсәтү турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының җирле үзидарә органнарына гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы положениене раслау турында.
... " Читать дальше "
Просмотров: 847 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.11.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск