Агымдагы атнаның чәршәмбесендә, 12 ноябрьдә, муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының уникенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының агымдагы елның 10 сентябрендә кабул ителгән “2014 елның ун аенда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында”гы 187 санлы карары үтәлеше барышы хакында.
2-6. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Мактау грамотасы, күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесе, муниципаль районның Рәхмәт хаты белән бүләкләү, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен бирүгә кандидатураларны раслау.
7.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унҗиденче у
...
" Читать дальше "