Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулар тәмамланды. Моннан тыш, безнең район биләмәсендә 14 санлы Юмаш авыл Советына район Советы депутатын сайлаулар да үтте. Агымдагы елның июнь аенда башланган әлеге сайлау кампаниясе 20 октябрьдә финанс хисап тапшырганнан соң тулысынча төгәлләнәчәк. 14 сентябрьдә үткәрелгән сайлауларның нәтиҗәләре хәзер билгеле. Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс ФӘНИЛ УЛЫ Ямалиев хәбәрчебезгә шул хакта сөйләде.
– Бердәм сайлаулар көенендә узган Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларга йомгак ясала. Мәсәлән, 27 сентябрьдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе бу юнәлештә башкарылган эшләргә анализ ясады. Шуны да әйтергә кирәк, комиссия рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев безнең районда да бу сайлауларның оешкан төстә үтүен билгеләде.
Безнең район биләмәсендә сайлауларның федераль закон таләпләренә ярашлы оештырылуы халыктан бу мөһим сәяси чараны үткәрүгә карата замечаниеләрнең һәм шикаятьләрнең булмавы да ачык күрсәтеп тора. Сайлаучыларыбыз тавыш бирүдә актив катнашты. Территориаль сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләре үз бурычларын төгәл башкардылар. Аларга һәм сайлауларны үткәрүдә, аның иминлеген тәэмин итүдә, башка уңайлыклар тудыруда катнашкан, аерым алганда элемтәчеләргә, мәдәният, район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләренә, авыл Советы хакимиятләре башлыкларына, оешма-предприятие җитәкчеләренә, муниципаль район хакимиятенә һәм, әлбәттә, үзләр
...
" Читать дальше "
Просмотров:
507
|
Добавил:
bikmiew
|
Дата:
03.10.2014
|