Пятница, 03.05.2024, 00:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 3 » Югары активлыкта үтте
07:20
Югары активлыкта үтте
Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулар тәмамланды. Моннан тыш, безнең район биләмәсендә 14 санлы Юмаш авыл Советына район Советы депутатын сайлаулар да үтте. Агымдагы елның июнь аенда башланган әлеге сайлау кампаниясе 20 октябрьдә финанс хисап тапшырганнан соң тулысынча төгәлләнәчәк. 14 сентябрьдә үткәрелгән сайлауларның нәтиҗәләре хәзер билгеле. Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс ФӘНИЛ УЛЫ  Ямалиев хәбәрчебезгә шул хакта сөйләде.
– Бердәм сайлаулар көенендә узган Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларга йомгак ясала. Мәсәлән, 27 сентябрьдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе бу юнәлештә башкарылган эшләргә анализ ясады. Шуны да әйтергә кирәк, комиссия рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев безнең районда да бу сайлауларның оешкан төстә үтүен билгеләде.
Безнең район биләмәсендә сайлауларның федераль закон таләпләренә ярашлы оештырылуы халыктан бу мөһим сәяси чараны үткәрүгә карата замечаниеләрнең һәм шикаятьләрнең булмавы да ачык күрсәтеп тора. Сайлаучыларыбыз тавыш бирүдә актив катнашты. Территориаль сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләре үз бурычларын төгәл башкардылар. Аларга һәм сайлауларны үткәрүдә, аның иминлеген тәэмин итүдә, башка уңайлыклар тудыруда катнашкан, аерым алганда элемтәчеләргә, мәдәният, район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләренә, авыл Советы хакимиятләре башлыкларына, оешма-предприятие җитәкчеләренә, муниципаль район хакимиятенә һәм, әлбәттә, үзләренең гражданлык бурычын намус белән башкарган сайлаучыларыбызга зур рәхмәт! 14 санлы Юмаш авыл Советына муниципаль район Советына депутат сайлауда да авыл халкы активлык күрсәтте. Тавыш бирүдә катнашу күрсәткече анда да югары булды.
Бу сайлауларда, хәбәр ителгәнчә, безнең районда өч сайлау участогында сайлау бюллетеньнәрен автоматлаштырылган эшкәртү (КОИБ) системасы кулланылды. Муниципаль дәрәҗәдәге сайлауларда быел беренче тапкыр алдан тавыш бирү кертелде. Бу мөмкинлектән 81 кеше файдаланды. Бу кеше өчен бик уңайлы. Кем белә, бәлки тавыш бирүнең мондый формасы киләчәктә республика, федераль дәрәҗәдәге сайлауларда да кулланылыр.
2015 елда безне янә сайлаулар көтә. Бу юлы авыл Советына депутатлар сайлаячакбыз. Шул рәвешле урындагы үзидарә органнары формалаштырылачак. Участок сайлау комиссияләре, билгеле булуынча, 5 елга формалаштырылган иде, алда торган шушы сайлауларны да алар оештырачак.
Рәшит Вахитов язып алды.
Просмотров: 480 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск