Республика күләмендәге шушы бәйгене ачу тантанасында катнашканнан соң, велосипедларны янә бер тапкыр тикшереп-карап чыккач, стартка бастылар. Бу юлы трасса Чакмагыш урамнары буйлап үтә. Юлның як-ягында флажок тотып торучы яшь егетләр юлларда автомашиналарның йөрүен чикләгәннәр. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре дә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы да шунда кизүдә тора.
Менә бәйгеләр башланып китте. Тәүдә 2001 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар 30 километр арада узыштылар. Старттан бергәләп кузгалып киттеләр. Дистанция, әйткәнемчә, берничә урам аша үтә. Көчне тигез бүлә белергә кирәк. Башта ук бөтен көчеңне салсаң, соңыннан финишка хәлең бетеп килүең, димәк, артта калуың ихтимал. Киеренке барган ярышта малайлар арасында шәхси беренчелектә Стәрлетамактан Владислав Андреев иң җитезе булды – беренче урынны алды. Ишембайдан Глеб Гельвик, аннан бераз гына калышып, финиш сызыгын икенче булып үтте. Стәрлетамактан Рушан Йосыповның күрсәткече өченче булды.
Кызлар да призлы урыннарга чыгу өчен нык тырыштылар. Безнең районнан Айгөл Гәрәева җилдән җитез җилдереп, иң яхшы күрсәткечкә иреште. Ишембай кызы Кристина Горлова икенче булып килде. Стәрлетамактан Анна Вецис өченче урынны алды.
...
" Читать дальше "