Четверг, 02.05.2024, 19:40

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 2 » Велосипедчылар – Чакмагыш урамнарында
07:49
Велосипедчылар – Чакмагыш урамнарында

Республика күләмендәге шушы бәйгене ачу тантанасында катнашканнан соң, велосипедларны янә бер тапкыр тикшереп-карап чыккач, стартка бастылар. Бу юлы трасса Чакмагыш урамнары буйлап үтә. Юлның як-ягында флажок тотып торучы яшь егетләр юлларда автомашиналарның йөрүен чикләгәннәр. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре дә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы да шунда кизүдә тора.

Менә бәйгеләр башланып китте. Тәүдә 2001 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар 30 километр арада узыштылар. Старттан бергәләп кузгалып киттеләр. Дистанция, әйткәнемчә, берничә урам аша үтә. Көчне тигез бүлә белергә кирәк. Башта ук бөтен көчеңне салсаң, соңыннан финишка хәлең бетеп килүең, димәк, артта калуың ихтимал. Киеренке барган ярышта малайлар арасында шәхси беренчелектә Стәрлетамактан Владислав Андреев иң җитезе булды – беренче урынны алды. Ишембайдан Глеб Гельвик, аннан бераз гына калышып, финиш сызыгын икенче булып үтте. Стәрлетамактан Рушан Йосыповның күрсәткече өченче булды.

Кызлар да призлы урыннарга чыгу өчен нык тырыштылар. Безнең районнан Айгөл Гәрәева җилдән җитез җилдереп, иң яхшы күрсәткечкә иреште. Ишембай кызы Кристина Горлова икенче булып килде. Стәрлетамактан Анна Вецис өченче урынны алды.

1999-2000 елда туган үсмер егетләр һәм кызлар арасындагы 50 километр арада шәхси беренчелек өчен барган бәйгеләрдә дә иң осталар, көчлеләр отты. Алга омтылган егетләр велосипед педальләрен шул чаклы тиз әйләндерәләр, тәгәрмәчләренә күз иярми хәтта. Секундлар, минутлар өчен көрәш беренче метрлардан ук башланды. Бераздан лидерлар да ачыкланды, аларга башкалар иярде. Менә борылышта тәүге спортчылар күренде. Күп тә үтми, финишка килеп җиттеләр. Бергә янәшәдә финиш сызыгын үткән вакытта кемнең нинди вакытта килүен төгәл белерлек түгел. Моны ачыклау өчен ярышны оештыручылар видеоаппарат куйганнар икән. Соңыннан судьялар андагы язмага карап урын билгелиләр.
Ярышлар тәмамлангач, яшь спортчылар “Какаду” ашханәсенә төшке ашка киттеләр. Ә бу вакытта судьялар минут-секундларны исәпләп ахыргы нәтиҗә ясадылар.
Үсмер егетләр арасында Дүртөйле спортчылары Константин Асабин – беренче, Фидан Мәрвәнов икенче урыннарны алдылар. Уфадан Федор Бакалов өченче булды. Стәрлетамактан Ян Сеидов – дүртенче, Владислав Степанов – бишенче, Дүртөйледән Рамил Низамов алтынчы урыннарда.
Кызлар арасында беренче урынга Ишембайдан Екатерина Стрижкова чыкты. Аның артыннан финишка Дүртөйледән Маргарита Бәдретдинова килде. Безнең район данын яклаучы Альбина Галиеваның (рәсемдә) күрсәткече дә яхшы – өченче урынга лаек булды. Аннан кала безнең район коман-дасы составында чыгыш ясаган Айгөл Гәрәева – дүртенче, Ишембайдан Кристина Горлова – бишенче, Октябрьскидан Лиана Габдрахманова алтынчы урында. Шуны да әйтергә кирәк, безнең тәҗрибәле велосипедчы Альбина Галиева ике ел элек шушы ук ярышта иң җитезе булып танылган иде.
Соңыннан бүләкләү тантанасы үткәрелде. Призлы урыннарны алучыларның барысы да Мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Моннан тыш, дүртенче, бишенче һәм алтынчы урынны алучы егетләр һәм кызларга да истәлекле бүләкләр бирелде. Вәгъдә ителгән бүләкләрне велоспорт буенча Башкортстан беренчелеген үткәрүче Рамил Рәшит улы Хәбиров тапшырды. Ул бүләкләрне биргәндә һәркайсына ныклы сәламәтлек, иминлек, спортта яңа казанышларга ирешүләрен теләде.
Шушы күңелле чарадан соң бәйгенең баш судьясы Александр Васильев чыгыш ясады. Александр Геннадьевич “Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Хәбировка республика дәрәҗәсендә үтүче велосипед ярышларын яхшы итеп оештырганы, иганәчелек ярдәме күрсәткәне, Башкортстанда велоспортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен   рәхмәт әйтте. “Игелекле Рамил Рәшит улы чын-чыннан мактауга лаек. Менә алтынчы ел инде шушы зур дәрәҗәдәге ярышны үткәрә, бөтен чыгымнарны үзе каплый. Кунакларны якты чырай белән каршы алды, ашханәдә тәмле ризыклар белән сыйлады. Аның үрнәгенә ияреп, республиканың баш-ка фермерлары да шулай инициатива күрсәтсеннәр, шундый ярышлар үткәрсеннәр иде. Аның бу башлангычын республикада күтәреп алучылар, моңа кушылучылар, үкенечкә каршы, әлегә юк. Инициатива хупланса, башка районнарда да велоспорт Чакмагыштагы кебек ныклы үсеш алыр иде”, – дип юмарт иганәче, тынгысыз җанлы, уңышлы эшләүче фермерның кулын кысты.

Чыннан да, тырышсаң, эшеңне чын күңел биреп башкарсаң, уңышлар озак көттерми. Моны безнең район мисалында да ачык күрергә мөмкин. 6-7 ел элек велоспорт белән ныклап шөгыльләнә башлагач, бер елдан соң яшь спортчыларыбыз республика, хәтта Русия күләмендә җиңүләр яуладылар. Ә ике спортчыбыз – Яңа Семенкинодан Александр Борисов белән Кәшәктән Рөстәм Иргалиев бүген Русия җыелма командасы составында Италиядә шөгыльләнәләр, төрле халыкара ярышларда катнашып, яхшы күрсәткечкә ирешәләр. Велоспорт өлкәсендә ирешкән  уңышларыбыз турында район гәзитендә даими язып торабыз, шуңа күрә аларны кабатлап тору кирәкми.

Велоспорт үсеше турында кунакларның берсе – Стәрлетамактан Виктор Яценко белән сөйләшеп тордым. Ул шәһәрдәге спорт мәктәбендә 40 елга якын тренер булып эшли. Балаларны велосипед спортына, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итеп, меңнәрчә үсмерне урам “тәрбиясе” йогынтысыннан саклап алып калган, бик күп спортчылар әзерләгән. Быел гына да аның егетләре һәм кызлары Ян Сеидов, Эльвина Фәһимова, Александра Лебедева, Егор Федоров кебек көчле велосипедчылары республика, хәтта Русия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә беренче, икенче урыннарны алганнар. 26-28 августта безнең районда үткәрелгән “Велоспорт атналыгы”нда да уңышлы чыгыш ясадылар. Өч этап нәтиҗәләре буенча Ян Сеидов беренче урынга чыкты.  Виктор Ва-сильевич Чакмагышта велоспортның кыска вакыт эчендә бик җитез темплар белән үсүен билгеләп: “Бөтен республика сездән үрнәк ала. Сездә ныклы база булдырылды, ел саен берничә мәртәбә республика күләмендәге  велоспорт ярышлары оештырыла һәм аларны һәрчак югары дәрәҗәдә үткәрәсез. Бу өл-кәдә, ягъни спорт буенча махсус белеме булмаса да, тренер Ранис Нурхәниф улы Баяновның оста оештыра белү сәләтенә, тынгысызлыгына, тырышлыгына сокланабыз. Ул балалар белән уртак тел таба белә, аларны җәлеп итә һәм даими күнегүләр үткәреп, мәртәбәле ярышларда зур җи-ңүләргә ирешә. Муниципаль район хаки-мияте башлыгы шәхсән үзе ярышларда катнашып, гел беренче урынны ала икән, дип тә ишеттем. Менә шундый җитәкчегез, Ранис Баянов, Рамил Хәбиров кебек гомум эш өчен янып-көеп йөргән инициативалы кешеләр, чын ватанпәрвәрләр булганда эшләрегез киләчәктә дә гел уң булыр”, – диде. Шәһәрләр һәм районнарның спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшь велосипедчылардан тыш, бу ярышларда Башкортстан Республикасының велоспорт буенча җыелма командасы (9 спортчы иде) да катнашты. Бу юлы күпчелек призларны алар алды. Спортның законы шундый: иң көчлеләр генә җиңү яулый. 

Матур, кояшлы көзге көнне Чакмагыш җирендә үткән әлеге очрашу, велоспорт ярышлары күңелләргә шатлык өстәде, матур тәэсир калдырды. Башкортстанның төрле тө-бәгеннән килгән яшүсмерләр үзара очрашып аралаштылар, гадел бәйгеләрдә катнашып, янә үзләрен спортта сынап карадылар, оста-лыкларын арттырдылар, чыныгу алдылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.

Рәшит Вахитов.
Автор фотолары.
Просмотров: 753 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск