Понедельник, 29.04.2024, 05:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июль » 25 » Төзекләндерүдә җиң сызганып, башкарган һәр эшкә күңел салып
07:39
Төзекләндерүдә җиң сызганып, башкарган һәр эшкә күңел салып
Ямьле җәй уртасында район үзәге Чакмагыш авылы урамнарында эш кайный: кайда ике катлы йорт түбәләре алмаштырыла, кайда асфальт түшәлә, подъезд аллары төзекләндерелә. Боларның барысын да Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгының уңган һәм тынгысыз хезмәткәрләре башкара. Район үзәгендә башкарылган эшләр белән якыннанрак танышу максатында без җәмгыять җитәкчесе Рамил Камил улы Агиевка мөрәҗәгать иттек. Ул безне якты йөз белән каршы алды, бүгенге көндә башкарган хезмәтләре хакында җентекләп сөйләп, һәр объектка алып барып, күрсәтеп йөрде. 
Тәүдә район үзәгенең Гагарин урамында урнашкан 5нче санлы йортка тукталдык. Биредә балта осталары бригадасы ал-ял белми йорт түбәсен заманча материал – профнастилга алмаштыра иде. Өлкән мастер Рузил Ханмурзин җитәкчелегендәге эшләгән Фәвис Суфиянов, Динар Мөхәммәтҗанов, Роберт Насыйбуллин, Илфир Вәлиев, Салават Мәрдәнов  эш белән мәшгүль иде. 
Артабан шушы ук урамдагы 1/1 санлы йортка юнәлдек. Монда инде баш инженер Салават Баянов җитәкчелегендә Марат Сираев, Халит Габдуллин, Александр Бочкарев, эретеп ябыштыручылар Рөстәм Камалов, Азат Сәмигуллин, Данис Ганиев җылыту системасын төзекләндерә иде. Биредә практика үтүче яшь егетләр Илнур Харисов белән Салават Хисамов аларга ярдәм итә. "Йортларда күп еллар дәвамында хезмәт итеп таушалган торбаларны тулысынча полипропилен торбаларга алмаштырабыз. Киләсе җылыту сезонына әзерлек тә тәмамлану ноктасына килеп җиткән, дип әйтергә була. Казанлыктагы һәр җайланма төзекләндерелде, әлеге вакытта анда ремонт бара. Биредә хәзер су белән тәэмин итү дизель генераторы ярдәмендә көйләнәчәк. Тынычлык, Төзелеш урамнарында җылыткыч челтәрләрен алмаштыру планда тора”, – дип уртаклашты ниятләрен безнең белән Салават Баянов. 
Тынычлык урамында урнашкан 16 санлы йорт алдында да торак-коммуналь хуҗалык егетләре ару-талу белми эшли иде. Мастер Расих Латыйпов та үз кул астындагы егетләрне  мактап кына телгә алды. Фәнзил Кәримов, Илгиз Мөсәлләмов, Фәних Даутов, Сәгыйть Мөхәммәтов канализация челтәрен төзекләндерә. Кышка  керү алдыннан аның  төзек булуы бик мөһим.
Аннары без Икмәк заводы урамына юл тоттык. Биредә әлеге оешманың штукатур-буяучылары Розалия Миңнекәева, Әнфүзә Нәҗметдинова, Нәзирә Әхмәтова, Вера Баева, Клавдия Еникеева, Динә Акъюлова, Фәһимә Хөсәенова, Алинә Гәрәева, Юлия Абрарова яңа фатирларны яшәргә яраклы хәлгә китерү белән мәшгуль. Без килгәндә фатирда комплекслы ремонт эшләре инде тәмамлануга таба бара иде. Подъездлар акланган, буялган, фатир эчләре ялт итеп тора – стенага обой ябыштырылган, идәннәр буялган,  канализация челтәре үткәрелгән. Бу фатирларны  штукатур-буяучылар ятим балаларга дип әзерләде. Апалы-сеңелле Алия һәм Лилия Зәйнетдиноваларга 19 июль көнне 10нчы санлы  фатирның ачкычлары тапшырылды. Кызлар өр-яңа фатирлы булуларына чиксезшат.
8 ел дәвамында намуслы хезмәт салган штукатур-буяучы Әнфүзә Нәҗметдинова белән Нәзирә Әхмәтова шушы көннәрдә туган көннәрен – 55 яшьләрен билгели, алар турында сезгә аерым язма тәкъдим итмәкчебез.
"Безнең хуҗалык башкарган эшләрне санап та бетерерлек түгел. Хезмәткәрләребез көче белән  бик күп эшләр башкарыла, – ди Рамил Камил улы, – Ярты елда  районыбыздагы халык яшәгән пунктларны төзекләндерү максатында 648 мең сумлык эш башкарылды. Азатлык урамының 1 санлы йортында су торбалары алмаштырылды, канализация челтәре төзекләндерелде. Гагарин урамының 9 санлы йортында подъезд стеналары акланды-буялды, Трактор урамының 23а санлы йортында канализация челтәре төзекләндерелеп, подъездларга тимер ишекләр куелды, Кыр урамында 10 санлы йортта да шул ук эшләр башкарылып, өстәвенә подъезд тәрәзләре пластикка алмаштырылды, Тынычлык урамының 4 санлы йортында да канализацияны карадык, шушы ук урамның 14а йортында капиталь ремонт башкарылды, йорт түбәсе алмаштырылды.
Район үзәген төзекләндерүгә аерым игътибар бүләбез. Безнең оешма Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе белән килешү төзеде. Без ай саен Трактор, Ленин, Октябрь, Тынычлык урамнарын  чүптән тазартып, юл кырыйларын чабып торабыз.  Чүплек полигонын һәрвакыт тәртиптә тоту да безгә йөкләтелгән.  Китереп ташланган чүпне "ДТ -75” тракторында  Дамир Исламов эттереп, тыгызлап тора. Биредә көндәлек дежурлык каралган, махсус график бар. Җаваплылыкны Динар Ситдиковка йөкләттек. 
Азатлык урамында урнашкан 6, 8, 10, 10/1, 12, 12/1 санлы йорт аллары тимер коймачыклар белән әйләндерелеп алынды. Гагарин урамының 1/1 санлы йортының җылыту системасы тулысынча үзгәртелеп алмаштырыла. Халык  заявкалары буенча  эшләр башкарабыз. Белүебезчә, хәзер һәр фатирда су исәпләгеч приборлар  торырга тиеш. Аларны йортларга куеп йөрү буенча бездә махсус бригадабыз бар. 
Бу эшләрнең барысы да муниципаль бюджет исәбенә һәм өстәп халыкның  түләгән акчага башкарыла. Республика бюджетыннан быел капиталь төзекләндерү максатында 3 млн. 900 мең сум акча бүленде. Алдагы көннәрдә дә безне зур эшләр көтә – Тынычлык, Төзелеш урамнарының җылыту системасы яңа төр материал белән төзекләндереләчәк. 1 августтан  эшкә тотыначакбыз.
Төзелеш урамының 3, 5, Тынычлык урамының –17/1, Гагарин урамының 7, 5 санлы йортларында комплекслы ремонт үткәрелү көтелә. Бу эшне аткарып чыгу өчен барлыгы 4 млн 300 мең сум акча бүленде, шуның 1млн. 106 мең сумы – муниципаль бюджеттан, калганы – республика бюджетыннан, халык керткән өлеш – 650 мең сум тәшкил итә. Бу хезмәтләр адреслы республика программасы  кысаларында күрсәтелә. Йорт түбәләре, инженерлык коммуникацияләре, подъездлар, балконнарны һ.б. ремонтлау кебек хезмәт төрләре үзебезнең район бюджеты исәбенә эшләнә. 
Бүгенге көндә муниципаль программада каралганнарның яртысы үтәлгән. Аерым рәвештә  төзекләндерүгә муниципаль бюджеттан 2 млн. 500 мең сум акча күчерелде. Тынычлык урамыннан алып Октябрь урамына кадәр тротуар салыначак. Тынычлык урамының 16 санлы йорты алдына асфальт түшәлеп, йорт алды әйләндерелеп, бордюрлар куелып, машиналар кую урыны җиһазланылачак. 
Әйтергә кирәк, районыбызда байтак кына яңарту эшләре башкарылды. Бездә дүрт ремонт бригадасы эшли. Штукатур-буяучылар бригадасында – өч төркем, балта осталары  аерым төркем, сантехниклар – бер төркем, җылылык челтәре салучылар – 1 төркем”. 
Рамил Камил улы балта осталары бригадасын мактап телгә алды. Шулай ук биредә армый хезмәт салган водительләр, механизаторлардан башка оешманы күз алдына китереп тә булмый, – диде ул. –Тик менә халыкның коммуналь хуҗалык  хезмәтләре өчен вакытында түләмәү очраклары бәкәлгә суга, бурычларын һәрвакыт икенче планга калдыручылар күп. Гагарин урамының 5,7,9, Азатлык урамының 12, 12/1, Тынычлык урамының 14,14а, 17,13, Коммунистик урамының, 3,9,11, Ленин урамының 66 санлы йортларында кайбер фатир хуҗаларының инде өч айдан артык түләмәгән бурычлары бар! Ә бит тарифлар ул тиклем зур да түгел. Әгәр һәркем вакытында түләп килсә,  капиталь ремонт  өчен кирәкле акчаны бер ай эчендә җыеп бетереп булыр иде. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, кышкы җылыту сезонына әзерлекне озакламый тәмамларбыз, дигән ышаныч бар. Киләчәктә яңа каты көнкүреш калдыклары полигоны төзеләчәк, бирегә яңа юл салынуы көтелә. Яңа технологияләр буенча  эшебезне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез”. 
Лиана Ханмурзина.

Просмотров: 938 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск