Воскресенье, 05.05.2024, 16:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 28 » Килер буыннар өчен саклыйк!
07:18
Килер буыннар өчен саклыйк!
Акция
Республикада тирә-як мохитне саклау елына багышлап төрле чаралар, акцияләр оештырыла. Әлеге вакытта үткәрелүче «Җиребезне һәм суыбызны килер буыннарга саклыйк!» эстафетасы – әнә шуларның берсе. Аны   Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар союзы оештырды. Ут күршебез – Илеш районы хатын-кызлар советы рәисе, Югары Яркәйдәге беренче санлы башкорт гимназиясе директоры Роза Әмирҗан кызы Темуршина җитәкчелек иткән делегация ике көн элек Табигатьне саклау елына багышланган республика эстафетасы вымпелын тапшыру өчен безнең районга килде.
Илеш районы делегациясен Чакмагыш җирендә каршы алганнан соң, эстафетада катнашучылар тәүдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендәге Сыйрышбаш авылының  төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан калкулык янына килделәр. Халык телендә элек-электән "Аркылытау” дип аталган бу калкулык итәгендә кунакларны Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе вәкилләре сәламләп каршы алды. Сыйрышбаш тулы булмаган гомум белем бирү мәктәбе директоры Эльза Рамил кызы Зәкәриева күзгә әллә ни бәрелеп тормаган калкулык, аңа бәйле кызыклы истәлекләр белән кыскача таныштырып үтте.

– Аркылытау — безнең Сыйрышбаш авылында яшәүчеләр өчен аеруча истәлекле һәм кадерле табигать хәзинәсе һәм һәйкәле, – дип башлады ул сүзен. – Бу урында элек имәннәр шаулап үскән, акланнарында куе үлән, җиләклек булган. Өлкән буын кешеләренең әле дә хәтерендә, Бөек Ватан сугышына кадәр авыл кешеләре, тирә-якта яшәүчеләр шушы урынга килеп җиләк җыйганнар, табигатьнең матурлыгына сокланып ял иткәннәр. Фашистлар Германиясе безгә каршы сугыш башлагач, явыз дошман ташкүмергә бай Донбассны басып алганнан соң, шушы тау итәгендәге йөзьяшәр имән агачларын кисәләр,  яндырып күмергә әйләндерәләр һәм Бүздәк станциясеннән  ягулык итеп озаталар. Соңрак бу тирәдә калган вак агачларны нефтьчеләр үзләренең куәтле тракторлары белән таптап юкка чыгарып бетерәләр, тау астыннан нефть маен суыра башлыйлар.
Быел май ае башында Аркылытауга кабат җан өрелде. Сыйрышбаш авылының данлыклы улы – ил күләмендә танылган галим, икътисад фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ялкынлы публицист, "Имәннәр”, "Сыйрышбаш хикмәтләре, "Тамырлар” китаплары һәм "Йосыф — Сыйрышбаш” кулъязма китабы авторы Касыйм Назыйф улы Йосыпов инициативасы белән биредә 5 мең төп имән һәм башка төрле агач үсентеләре утыртылды. Өмәдә район хуҗалыклары, предприятие, оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп укучылары, Сыйрышбаш авылы халкы катнашты. Бу көн чын-чыннан хезмәт бәйрәменә әверелде. Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән бергә яшь буын, мәктәп укучылары тау итәгенә агачлар утыртып, Аркылытауны яшеллеккә күмделәр. Өмәдә күңелләрне дәртләндереп күңелле көйләр яңгырады. Анда катнашучылар тәмле итеп пешерелгән пылау белән дә сыйландылар. Соңрак бу урын киртәләп алынды. 
Күршеләребез Аркылытауның тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар, бу урында киләчәктә имәннәр яңадан тирә-якка ямь биреп шаулап үсәр, диделәр һәм шушы бәрәкәтле туфракта яшәүчеләргә алдагы көннәрдә дә игелекле гомер юллары, уңышлар теләделәр. 
Аннары Чакмагышка юлландык. Трактор урамы башындагы ямьле табигать кочагында – Сәет тавы астыннан ургылып агып торучы чишмә янында безне бер төркем яшьләр каршы алды. Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты һәм яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән тамаша уртак байлыгыбыз булган табигатьне саклауга багышланган иде. Волонтерлар экологияне – без яшәгән, кешеләрне туендырган газиз җиребезне, эчкән суыбызны, сулаган һавабызны саклауның, табигатьне таза-чиста килеш киләсе буыннарга калдыруның никадәр мөһим булуын шигъри юллар аша һәркемне уйландырырлык тәгаен саннар китереп сөйләделәр, бию-хәрәкәтләр аша чагылдырдылар, кешеләрне бу көнүзәк актуаль мәсьәләгә битараф булмаска чакырдылар.
Делегация башлыгы Роза Әмирҗан кызы шул рәвешле яшәгән җиребезнең киләчәге өчен борчылу белдергән волонтерларга рәхмәт әйтеп, "Җиребезне һәм суыбызны килер буыннарга саклыйк!" дип язылган республика эстафетасы вымпелын безнең район хатын-кызлар советы рәисе, Чакмагыш үзәк биләмара китапханәләр системасы директоры Эльвира Әхәт кызы Газизовага тапшырды. Шушы чарада катнашучы муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов делегация әгъзасы, Илеш районында нәшер ителгән "Маяк” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Сабирҗан кызы Хәдимуллинаның сорауларына җавап бирде. Илгиз Фаил улы агымдагы елда районда тирә-як мохитне саклау юнәлешендә башкарылган эшләр турында сөйләде.
Соңыннан чарада катнашучылар тәмле чишмә суыннан авыз иттеләр, бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Рәшит Вахитов.
Автор һәм Гөлнур Хәлиуллина фотолары.

Просмотров: 693 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск