Иң элек семинарда катнашучылар беренче санлы Иске Калмаш сөтчелек фермасында булып, продукция җитештерү, мал азыгы хәзерләү, ферма торлакларын кышкы шартларга әзерләү, мал кышлату барышы белән таныштылар. Аннары авыл мәдәният йортында семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше үткәрелде.
"Октябрь” кооперативы рәисе Альберт Фидай улы Мусин хуҗалыкның агымдагы елда игенчелек һәм терлекчелек тармакларындагы кайбер эш нәтиҗәләре белән кыскача таныштырып үтте. Аннары муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Камалов чыгыш ясады. Ул терлекчеләрнең ун айлык эшләренә йомгак ясады һәм малларны кышлату чорында хезмәт коллективлары алдында торган бурычларга тукталды.
–Агымдагы елдагы ун айлык эш нәтиҗәләре буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 25127 эре терлек, шул исәптән 9094 сыер малы, аларның 8923е – савым сыеры исәпләнә, – дип башлады сүзен Алмаз Венер улы һәм бу айларда баш-карылганнарга анализ ясап, кайбер эш күрсәткечләре белән таныштырды.
–Сыер малы саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 222 башка кимеде. Аерым хуҗалыклар буенча алганда: "Базы” кооперативында – 339, Ленин исемендәге – 94, МТСның "Знамя” бүлекчәсендә – 63, "Бәхтизин”да – 48, "Юлдаш” җәмгыятендә 14 баш кимеде. Шул ук вакытта "Заря” кооперативында – 88, "Герой”да – 87, "Октябрь” кооперативында – 62 һәм "Байбулат” җәмгыятендә 61 башка артты.
Атлар саны үткән ел дәрәҗәсендә калды һәм ул бүген 1321гә җитте (9 атка күбрәк). "Волга” кооперативында – 21, "Базы” һәм "Алга” хуҗалыкларында – 15әр, "Заря”да — 6 һәм Ленин исемендәге кооператив-колхозда 4 башка артты. Калган хуҗалыкларда атлар кимеде. "Үзәк” машина-технология станциясе (-17), "Сәвәде” (-11) һәм "Юлдаш” (-18) җәмгыятьләре иң күп киметүчеләр исәбендә.
Бүгенге көндә сөт җитештерү терлекчелек тармагында безнең өчен бердәнбер табышлы авыл хуҗалыгы юнәлеше булып тора. 10 айда район буенча барлыгы 34756 тонна сөт җитештерелде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1216 тоннага артык, ягъни 103,6 процент тәшкил итә. Зачет авырлыгында 36189 тонна сөт сатылды (үсеш – 104,9 процент). Аның 47,6 проценты югары, 52 проценты беренче сортлы итеп озатылды. Уртача майлылык 3,91 процент булды, моның өчен хуҗалыкларга зачет авырлыгында 4524 тонна продукция өстәлде.
1 ноябрьгә район буенча һәр сыердан уртача 3822 килограмм сөт савылды, бу үткән елның шушы чорына караганда 152 килограммга күбрәк. Һәр сыерга исәпләгәндә, иң күп сөт җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә – 5384 килограмм. Аннан кала "Базы” (4853 кг) һәм "Заря” (4675 кг) кооперативлары. Иң аз савым "Волга” һәм "Бәхтизин” хуҗалыкларында (2613әр кг). Гомумән алганда, сөт җитештерү белән шөгыльләнгән 13 хуҗалыкның тугызында продукция күләме артты.
Сезонлы сөт коэффициенты буенча анализ ясасак, эш түбәндәгечә тора. Сөт коэффициенты 1-1,2 процент булса, бу норма булып исәпләнә. Әлеге вакытта район буенча бу күрсәткеч 1,5 тәшкил итә. Ә хуҗалыкларда ул төрлечә. "Байбулат” җәмгыятендә – 1,2, Ленин исемендәге – 1,25, "Заря”, "Базы”, "Алга” кооперативларында 1,3 процент булды. Шул ук вакытта "Победа”, "Юлдаш” хуҗалыкларында – 2, "Бәхтизин”да – 2,2, "Волга”да – 2,4 процент тәшкил итә. Бу дүрт хуҗалыкта малларны җитәрлек ашатмау коэффициентларның югары булуында төп сәбәп булып тора.
Ел башыннан алып район хуҗалыкларында тере авырлыкта 3334 тонна ит җитештерелде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 93 процент тәшкил итә. 2632 тонна ит сатылды. "Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасында 555 тонна (ягъни районның гомум күләменә карата 17 процент) ит җитештерелде, әлеге күрсәткеч узган елдагыдан 160 тоннага кимрәк. Фабрикада 83470 кош-корт исәпләнә. 5285 данә (106 процент) йомырка җитештерелде, 2761 данәсе (166 процент) сатылды. Бер тавыктан елына 198 данә йомырка алынган.
Ит җитештерү 6 хуҗалыкта гына артты. "Заря” кооперативында – 8,2, "Октябрь”дә – 16, "Победа”да – 7,6, "Бәхтизин”да – 8,7, "Сәвәде”дә – 4,8, "Байбулат” җәмгыятендә 6,7 тоннага күбрәк җитештерелде, калганнарында кимеде. Тәүлеклек артым 640 грамм тәшкил итте. Иң күп артым — "Победа” (777 гр.), "Базы” (816 гр), "Байбулат” җәмгыятендә (756 гр.)
Югары артым алу өчен ныклы азык базасы таләп ителә. Монысы бездә бар. Малларны баланслап ашатырга, әйбәтләп тәрбияләргә, асрау шартларын яхшырту (бигрәк тә кышкы чорда) һәм сыйфатлы ветеринар хезмәтләндерү безнең алда торган иң мөһим бурычлардан санала.
Быел җәй һава шартлары мал азыгын хәзерләү өчен башка елларга караганда уңайлыраҡ килде. Күпчелек хуҗалыкларда печән ике тапкыр чабып алынды. Агымдагы елда 76882 тонна азык берәмлеге күләмендә тупас һәм сусыл азыклар, ягъни бер шартлы малга исәпләгәндә 38,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Бу үткән елдагыдан 9,5 центнерга күбрәк. Безгә бу азыкны рациональ файдаланырга кирәк.
Мал санын тотрыкландыруда һәм терлек нәселен сыйфат ягыннан үзгәртүдә ясалма орлыкландыру мөһим урын тота.
Ел башыннан алып (күрсәткечләр 1 ноябрьгә) район буенча 7253 бозау алынды. Бу элекке елдагыдан 36 башка кимрәк. 100 сыерга исәпләгәндә 78 бозау (2012 елда – 79 баш) туры килә. Ел азагына кадәр калган ике айда, алдан исәпләүләр буенча, 9327 бозау алыначак, ягъни узган елгыга караганда 118 башка артык. Бу – зур сан, без моңа әзер торырга һәм яшь малларның сакланышын тәэмин итәргә тиешбез.
Төп көтүгә 1367 тана кертелде. Узган елда 1543 тана кушылган иде. 10 айда 10587 баш терлек орлыкландырылды (18 башка артык). Апрель аеннан бирле 6707 сыер каплатылды (+186 баш). Шулар арасында 2515 тана (-220 баш) исәпләнә. "Байбулат”тагы (-113) барлык таналар "Базы” кооперативы бригадаларына таратылды. "Алга”да (-74), Ленин исемендәге (-64), Хуҗин исемендәге бүлектә (-40), "Знамя” бүлегендә (-23), "Бәхтизин”да (-20), "Волга”, "Юлдаш”, "Сәвәде” (-20, -17, -14) хуҗалыкларында таналар узган елга караганда азрак каплатылды.
Ел тәмамлануга вакыт аз калды. Таналарны орлыкландыруны үткән елгы дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Югыйсә, план үтәлмәсә, бу хәл сөт җитештерүгә тискәре йогынты ясаячак. Таналарның 10 айда тәүлеклек артымы 628 грамм булды.
Билгеле булуынча, районда 3 токымчылык заводы һәм 6 токым-репродукцияле хуҗалык эшли. Бездә 5388 баш токымлы сыер малы бар (98 башка артты). "Герой” кооперативында – 65, "Заря”да 33 башка токымлы мал күбәйде.
2014 елда барлык хуҗалыкларда да токым таныклыкларының срогы үтәчәк. Шуңа күрә хуҗалыкларга шушы таныклыкларны тапшырдык. Баш зоотехникларга, зоотехник-селекцио-нерларга зур рәхмәт әйтәсе килә, чөнки аларның зур тырышлыгы аркасында нәсел яхшырту эше бара. Әлбәттә, тынычланырга урын юк, киресенчә, бу өлкәдә таләпләр катылана, контроль көчәйтелә. Һәр көнне ныкышмалы эшләргә, алга барырга кирәк. Ә без, үз чиратыбызда, барыгызга да ярдәм итәчәкбез.