Воскресенье, 05.05.2024, 23:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 5 » Хезмәтләрен бәһалап
12:30
Хезмәтләрен бәһалап

Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында бер төркем райондашларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бүләкләрне тапшырганда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов кыскача чыгыш ясады.
– Бүген, традиция буенча, без ирешелгәннәрне бәһалыйбыз, районыбызның төрле өлкәләрдә эшләүче алдынгыларын данлыйбыз.
Районның гаҗәеп тарихы, данлы мәдәни традицияләре, ныклы икътисадый  көче бар, ләкин аның төп байлыгы һәрвакыт кешеләр булды һәм ул шулай булып калачак та.
Нәкъ менә шундый тантаналы минутларда чакмагышлыларның – районыбызны күтәрүче һәм ныгытучы, аңа уңыш һәм иминлек китерүче кешеләрнең хезмәт казанышлары бөеклеген аңлыйсың, – диде ул һәм чакырылган кунакларның һәркайсын котлап, матур теләкләр әйтеп, бүләкләрне ияләренә тапшыра башлады.
Башкортстан Республикасы Мәгариф министлыгының Мактау грамотасы белән Чакмагыш гимназиясенең өлкән пешекчесе Наилә Мидхәт кызы Сәмигуллина, министрлыкның Рәхмәт хаты белән беренче гомум белем бирү мәктәбе пешекчесе Лия Барый кызы Яушева күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Бөтендөнья пешекчеләр көне уңаеннан бүләкләнделәр.
Районның иң зур бүләгенә – Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Мактау грамотасына районыбызның ун  хезмәткәре лаек булды.
Илшат Ришат улы Әхсәнов – "Землемер” муниципаль унитар предприятиесе директоры. Эшләгән елларында үзен оста җитәкче, тәҗрибәле белгеч итеп күрсәтте. Таләпчән, җаваплы, коллективта абруй һәм хөрмәт казанды. Намуслы хезмәте өчен һәм 40 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Адик Әгъләм улы Байбаков – җаваплылыгы чикләнгән "Сантехник” җәмгыяте идарә итүче компаниясе директоры. Шушы җәмгыятьнең бердәнбер оештыручысы булып тора. Чакмагыш һәм Имәнлекул авылларында төрле хезмәтләр күрсәткәндә һәм йортларны ремонтлаганда зур күләмле эшләр башкарылды. Адик Әгъләм улы үзен эрудицияле, сүзендә торучы, таләпчән, гадел һәм тәҗрибәле җитәкче итеп күрсәтә. Районыбыз үсешендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан бүләкләнә.
Ришат Зәйнулла улы Вәлиев – "Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе Чакмагыш автотранспорт колоннасының автомобиль водителе. Эшләгән елларда ул үзен уңай яктан күрсәтте. Аңа  беркетелгән автобус һәрчак үрнәкле тәртиптә тотыла, елның теләсә нинди вакытында да файдалануга әзер тора. Һәрчак кешеләргә ихтирамлы, кечелекле һәм игътибарлы. Предприятие хезмәткәрләре арасында абруйлы. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан бүләкләнә.
Рәзинә Фәрит кызы Гарипова – балалар сәнгать мәктәбенең уку бүлеге сәркатибе. 25 еллык хезмәт стажы чорында үзен бары тик уңай яктан күрсәтте. Җаваплы, хезмәт сөючән, принципиаль, үзенең вазыйфасын үтәүгә намуслы карый, тапшырылган эшне сыйфатлы һәм үзвакытында башкара. Коллективта хөрмәтле кеше. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан бүләкләнә.
Эльнур Флүр улы Гарифуллин – Чакмагыш гимназиясе водителе. Эш вакытында республика шәһәрләре һәм авылларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрде. Куелган бурычны үтәүгә һәрвакыт җаваплы карый. Барлык пассажирларга карата кечелекле, игътибарлы. Учреждение хезмәткәрләре арасында абруйлы. Намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан бүләкләнде.
Светлана Валентиновна Дәүләтшина – "Чакмагыш кирпеч заводы” муниципаль унитар предприятиесе баш бухгалтеры. 20 ел эшләү дәверендә үзен грамоталы, алга карап яшәүче, оста белгеч буларак танытты. Эшен анык планлаштыра, иң мөһименә игътибарын юнәлтә, хезмәт процессын яхшы һәм рациональ оештыра. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Ирек Радис улы Кудашев – суд приставларының Чакмагыш районы бүлеге суд приставы- башкаручысы. Эшсөяр, максатына ирешүчән, намуслы хезмәткәр. Эшне грамоталы оештыра. Гражданнар белән мөнәсәбәттә игътибарлы һәм кечелекле. Коллективның җәмәгать тормышында актив катнаша. Коллегалары арасында абруйлы. Хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарганы, югары профессионализмы өчен һәм һөнәри бәйрәм – Суд приставлары көне уңаеннан бүләкләнде.
Ризида Фидрат кызы Садртдинова – муниципаль мәгариф учреждениеләрен хезмәтләндерү буенча үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры. Эшләгән елларында үзен җаваплы, максатка омтылучан, ини-циативалы хезмәткәр, компетентлы, югары квалификацияле бухгалтер буларак күрсәтте. Ул үз белемен арттыру буенча даими эшли, һөнәри осталыгын күтәрергә омтыла. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Флидә Шәрифҗан кызы Хөснетдинова – Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бухгалтеры. Эш дәверендә үзен дисциплиналы, грамоталы белгеч итеп танытты. Ул эшне төгәл планлаштыра, игътибарны төп эш юнәлешенә юнәлтә белә. Коллегаларына хөрмәтле мөнәсәбәттә. Югары профессионализмы, урындагы үзидарәлек органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Лилия Мәсгуть кызы Шәймөхәммәтова – "Чакмагыш кирпеч заводы” муниципаль унитар предприятиесе баш технологы. Эш дәверендә үзен тәҗрибәле, намуслы хезмәткәр итеп күрсәтте. Ул җитештерү технологиясе процессларына оста җитәк-челек итә, яшь белгечләр өчен тәҗрибәле остаз булып тора. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: 
Зирена Мисбах кызы Бәдретдинова – хезмәт ветераны, күп еллар район хатын-кызлар советы президиумы әгъзасы булды. Ул 34 елдан артык гомерен журналист эшенә багышлады, районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты. Яшь буынны тәрбияләүгә, җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен һәм әхлак нигезләрен ныгытуга лаеклы өлеш кертте. Югары гражданлык позициясе, районның җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен бүләкләнде.
Рузил Рафаэль улы Мөсәлләмов – суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү буенча суд приставы. Хезмәт итү ва-кытында үзен бары тик уңай яктан күрсәтте. Эшсөяр, намуслы хезмәткәр. Чыгарылган яңа законнарны даими өйрәнә һәм практикада дөрес куллана. Коллегалары арасында абруй казана. Хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарганы, югары профессионализмы өчен һәм һөнәри бәйрәм – Суд приставлары көне уңаеннан бүләкләнде.
Агымдагы елның 21 октябрендә Уфаның "Нур” дәүләт татар театрында "Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларында Чакмагыш районының иҗади кичәсе үткәрелде. Анда безнең районнан чыккан танылган җырчылар чыгыш ясады. "Яшел таш”, "Асылъяр”, "Чакматаш” халык биюе ансамбльләре биючеләре дәртле биюләр башкарды. Балалар сәнгать мәктәбе бию коллективының чыгышларын да тамашачылар яратып кабул иттеләр. Театр фойесында Чакмагыш үзәкләштерелгән биләмәара китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр күрсәтелде.
Шушы мәдәни чараларда актив катнашканнары өчен муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Балалар сәнгать мәктәбенең "Дуслык” балалар хореография ансамбле (җитәкчесе – Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева) – Чакмагыш районыннан чыккан якташларның иҗади очрашуында уңышлы чыгыш ясаганы өчен.
"Балалар сәнгать мәктәбе” өстәмә белем бирү муниципаль автономлы мәгариф учреждениесе коллективы (җитәкчесе – Зөлфия Фәһим кызы Вәлиуллина) – күргәзмәне яхшы итеп оештырганы һәм бизәгәне өчен.
"Балалар иҗат үзәге” мәктәпкәчә балалар мәгариф муниципаль учреждениесе коллективы (директоры – Луиза Марсель кызы Абдрахманова) – күргәзмәне яхшы итеп оештырганы һәм бизәгәне өчен.
Тантанада йомгаклау сүзе белән чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов болай диде:
– Хөрмәтле бүләкләнүчеләр! Бүген алган бүләкләрегез сез ирешкән казанышларны тану, хезмәткә хөрмәт күрсәтү билгесе булсын һәм сезне яңа күркәм эшләргә рухландырсын! Сезнең хезмәтегезне киләчәктә дә югары һөнәр иясе булу, фидакарьлек күрсәтү кебек яхшы сыйфатлар бизәп торыр дип ышанам. 
Хезмәтегез һәм районны, сөекле республикабызны үстерүгә бәһалап беткесез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезне – шушы залда катнашучыларны, якынлашып килүче бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Ватанга булган сөюегез гомум мәнфәгатьләргә хезмәт итсен, бердәмлекне, дуслыкны һәм гражданнар тынычлыгын ныгытуга булышлык итсен. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек, районыбыз хакына изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим!
Тәбрикләү тантанасы тәмамланганнан соң районның җыр-моң осталары Фидан Бикмурзин, Гүзәл Хәйруллина һәм баянчы Рудин Бәдретдинов концерт номерлары белән сөендерделәр. Соңыннан күмәкләп фотога төштеләр.
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.

Просмотров: 734 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск