23 июльдә район буенча һәр сыердан уртача 16,3 килограмм сөт савып алынды. Узган елның шушы чорында уртача савым 15 килограмм иде. * * * Бүгенге көнгә район буенча һәр шартлы малга исәпләгәндә 15 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Иң күбе – 27,1 центнер – "Победа” кооперативында. * * * Кичә авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре һәм хуҗалыкларның баш агрономнары район басуларын карап-тикшереп чыктылар, игеннәрнең, башка культураларның бүгенге торышына бәһа бирделәр, үсемлекчелек тармагындагы хәлләргә анализ ясадылар.
|