Среда, 01.05.2024, 13:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 24 » Иске Калмашта – яңа башлангычлар
07:49
Иске Калмашта – яңа башлангычлар
Узган җомгада авылларны төзекләндерүгә багышланган семинар Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсендә үтте. Анда авыл биләмәләре башлыклары, экология, архитектура, мәдәният бүлекләре белгечләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсендә игътибарга лаек эшләр башкарылган – киңәшмәдә катнашучылар тәүге объектны караганда ук моңа инандылар. Биредәге беренче санлы балалар бакчасы ихатасында ныклы тәртип күзгә ташлана. Мәйданчыкка тулы ремонт эшләнгән, күп өлеше яңартып салынган. Чәчәк түтәлләре күзнең явын алып тора. Бина эчендә сабыйлар өчен барлык шартлар да бар: зур, якты бүлмәләр, күргәзмә әсбаплар, уенчыклар, спорт инвентаре – һәммәсе дә балаларга рәхәтләнеп шөгыльләнергә һәм әти-әниләре эштә чакта күңелле вакыт үткәрергә ярдәм итә. 
Үзәк казанлык бүгеннән үк җылыту сезонына әзер. Биредәге җылылык казанлыклары карап-көйләп куелган, өстәвенә казанлык бинасында янгын сүндерү машинасы куяр өчен җылытылучы гараж да бүленгән, биредә әле эчке бизәү эшләре тәмамлану алдында. Әйткәндәй, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында биләмәдә күп эшләр башкарылган. Суалгыч скважиналары башняларына янгын сүндерү шлангын тоташтыру өчен махсус кран алып, аны эретеп ябыштырып куйганнар, бу хакта мәгълүмат стендларында искәрмә язулар урнаштырылган. Урындагы "Октябрь” кооперативы (рәисе Альберт Фидай улы Мусин), нефтьчеләр һәм элемтәчеләр оешмалары ярдәмендә буа-күперләр, чүп түгү полигоннары төзекләндерелгән, башка төзекләндерү эшләре башкарылган.
Иске Калмашның Октябрь урамында яшәүчеләр өчен дә зур шатлык – биредә юл өслеге ремонтланылып, яхшылап ком-таш җәеп тигезләнгәч, тирә-як ямьләнеп, матурланып калган. Иң мөһиме – юлдан йөрү рәхәт, батмый һәм пычрак та түгел.
Семинарда катнашучылар арытаба Яңа Мортаза авылына юл тотты. Биредә дә күзгә ташланган зур эш – авылга кергәнче өч чакрым арага ком-таш түшәлгән. Бу эшне якташлары – Иске Калмаш егете Азат Аданис улы Тимашев җитәкләгән Кушнаренко оешмасы башкарган икән.
Яңа Мортаза авылындагы социаль объектлар белән танышып чыктык. Биредә башлангыч мәктәпне Альбина Еникеева җитәкли. Бинасы да зур булмагач, укучыларны өч агымда укытырга туры килә икән. Мәктәпнең икенче як башында фельдшер-акушерлык пункты урнашкан, авыл халкы анда тәүге медицина ярдәме алсын өчен тиешле шартлар бар. Эче ярыйсы гына булса да, ихатаны, бигрәк тә капкаларны тәртипкә китереп, буяп та җибәрсәң – мәктәп һәм фельшер-акушерлык пункты балкып торыр иде. Бераз түбәндәрәк Бөек Ватан сугышы яланнарында баш салган якташлары хөрмәтенә һәйкәл-обелиск калкып чыккан. Аны булдыклы эшкуар, Дүртөйле районының Мәскәү авылында янгын сүндерү җайланмалары җитештерү предприятиесе җитәкчесе Мәскүр Сәмиев үз исәбенә эшләткән. Әйткәндәй, ул биредәге зиратны койма белән әйләндереп алу, ритуал җайланмалар саклау өчен будка да төзетеп куйган икән. Биләмә эчендә төзү-төзекләндерү эшләрендә ярдәмгә ашкынып торучы изге йөрәкле, ихлас ярдәмчел якташлар белән уртак тел таба белүдән авыллар халкы ота гына икәнлегенә тагын бер тапкыр инандым.
Семинарга Иске Калмаш урта мәктәбендә йомгак ясалды. Биредә директор Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә укытучылар кул астында өлкән сыйныф укучылары бакчаны, чәчәк түтәлләрен тәрбияләү белән мәшгуль. Берничә көннән мәктәп эчендә һәм сыйныф бүлмәләрендә дә ремонт тәмамланачак һәм белем учагы 1 сентябрьдә ашкынып килүче шат сабыйлар тавышына күмеләчәк.
Җыелучылар алдында биләмә башлыгы Альберт Өлфәт улы Макулов башкарылган эшләр турында җентекле хисап тотты. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев, БР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төбәк идарәлеге инспекторы Наил Рәшит улы Газизов үз фикере белән уртаклашты, теләкләрен җиткерде.
Фәнис Әмирханов.
Рәсемнәрдә: семинардан күренешләр. 


Просмотров: 610 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск