Среда, 01.05.2024, 07:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 16 » Чакмагышта праймериз үтте
13:08
Чакмагышта праймериз үтте
Узган елның көзендә һәм агымдагы елның язында үткәрелгән федераль сайлаулардан соң бераз гына тын алгач, яңадан сайлауларга әзерләнә башладык. Билгеле булуынча, 14 октябрьдә Башкортстанда 94 сайлау компаниясе үтәчәк. Шуның 54е – муниципаль район Советлары депутатларын сайлаулар.
Русиядә сайлаулар турындагы законнар даими үзгәртелә, яңартыла. Алар хакында матбугат аша хәбәр итеп торабыз. Ул үзгәрешләр хакында участок сайлау комиссиясе әгъзалары да, депутатлар да, сайлаучылар да белеп торырга, хәбәрдар булырга тиеш. Юридик яктан грамоталылык сайлауларны закон таләпләреннән чыгып, югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. 
Алда торган муниципаль сайлауларга багышланган җыелыш ике көн элек район мәдәният йортында булды. Анда Бөтенрусия "Бердәм Русия” сәяси партия-сенең Чакмагыш бүлеге әгъзалары катнашты.
Җыелышта муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов, сәяси пар-тиянең Чакмагыш бүлеге советы җитәкчесе, үзәк район дәваханәсе баш табибы Салават Гыйззәтуллин чыгыш ясап, 14 октябрьдә республикада муниципаль район Советына депутатлар сайлауга әзерлек мәсьәләләре турында уй-фикерләрен җиткерделәр.
Аннары "Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк фсәяси советы президиумы әгъзасы, урындагы сәяси совет сәркатибе, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов шушы сәяси кампаниягә әзерлек башлануы уңаеннан кайбер фикерләрен әйтте. Узган елда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары алдыннан кертелгән яңалык – партиянең эчке тавыш бирүе – праймериз турында башланган сүзне дәвам итеп, болай диде: "Праймериз – илнең сәяси тормышында демократияләштерү процессының бер чагылышы. "Бердәм Русия” сәяси партиясе илдә реаль көчкә ия булган сәяси көч. Шулай булса да, безгә һич тә тынычланырга ярамый. Сайлау кампаниясе вакытында һәр сәяси көчнең яхшырак нәтиҗәгә омтылуы яңалык түгел. Шушы максатта, сайлаулар җитә башлагач, башка партияләр дә үзләренең эшчәнлекләрен сизелерлек арттыралар. Уңышка ирешүнең мөһим юлы – үзебезнең арадан иң лаеклыларны, үзләрен практик эштә күрсәт-кәннәрне муниципаль район Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү. Аннары аларның депутат булып сайлануы өчен көрәшергә тиешбез”, – диде ул үз чыгышында.
Район тормышында депу-татларның роле элеккечә зур. Депутат булып сайлангач, дүрт ел дәвамында район һәм район халкы тормышына кагылышлы бик күп актуаль мәсьә-
ләләрне хәл итә-ләр. Ә инде му-ниципаль район Советына депутатлар итеп халык арасында абруй казанган "Бердәм Русия” сәяси партиясе вәкилләре сайланса, райо-ныбызның киләчәк язмышы ышанычлы кулларда булачагы көн кебек ачык.
Бу көннәрдә якын килә-чәктә районда оештырылачак унтугыз сайлау округына да "Бердәм Русия” сәяси партиясеннән депутатлыкка кандидатларны ачыклау өчен тавыш бирү үткәрелде. Һәр сайлау округына өчәр партия әгъзасы күрсәтелде. Баш-лангыч партия оешмаларыннан тавыш бирү хокукы бирелгән уполномоченныйлар күрсәтелгән альтернатив  кандидатлар арасыннан иң лаеклыларга ышаныч күрсәттеләр. Иң күп тавыш җыючылар соңрак, сайлау компаниясе башлангач, муниципаль район Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтеләчәк.
Рәшит Вахитов.
  

Просмотров: 545 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск