Районда мал азыгы хәзерләү дәвам итә. 13 июльгә барлыгы 9508 тонна печән хәзерләнде. Алты-җиде хуҗалыкта сенаж салалар. 3091 гектарда үлән җыелып, барлыгы 15746 тонна сенаж базланды. 30 тонна яфраказык, 2 тонна кычыткан хәзерләнде. Көннәрнең озайлы вакыт бик тә эссе торуы басуларда игеннәрнең тиз өлгерүенә булышлык итә. "Алга” кооперативында һәм "Бәхтизин” җәмгыятендә аерым басуларда арышны тезмәләргә сала башладылар да инде. Шулай итеп, игенче быел башка елларга караганда уракка иртәрәк төшәргә мәҗбүр.
|