Понедельник, 06.05.2024, 01:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 30 » Хыяллар тормышка аша
07:13
Хыяллар тормышка аша
Чакмагыш авылының Гагарин урамында яшәүче Зәлия һәм Таһир Галиевлар район гәзите редакциясе тарафыннан үткәрелгән абунәчеләр лотереясендә иң зур бүләкләрнең берсе булган ноутбук оттылар. Кинәт кенә күктән төшкән бәхет кебек булды бу алар гаиләсе өчен.
Бүләкнең зуры, бәләкәе булмый дисәләр дә, андый заман техникасы бүген һәркемгә бик ярап куя. Менә Галиевлар да узган елның көзендә 2012 ел өчен тоташ бер елга «Игенче" гәзитенә язылганда шундый бүләк отарбыз дип һич кенә дә уйламагандыр. Хәтта Яңа елны каршы алганда әйтелгән теләкләр арасында да ул булмаган. Ә бит, килешерсез, хыялда андый заман техникасына ия булу теләге һәркемдә бар. Яңа елда хыяллар тормышка аша дигәннәре дөрес икән. Матбугат йортында 24 гыйнварда Көнчыгышның ай календаре буенча Аҗдаһа елына аяк басканнан соң үткәрелгән Яңа ел лотереясендә нәкъ менә аларга бәхет елмайды.
Уенда чыккан бәхетле билет ияләре белән дә сезне кыскача таныштырып үтәргә булдык. Гаилә башлыгы Таһир Әхмәтхан улы 1969 елдан алып 2009 елга кадәр Чакмагыш механика заводының энергия-механика цехында токарь-фрезерлаучы булып эшләгән. Үзен һөнәренең остасы, югары квалификацияле белгеч итеп таныткан, хәтта 2007 елда яше буенча пенсиягә чыккач та заводның кадрлар бүлеге аның тагын эшләвен үтенгән. Элекке алдынгы эшче лаеклы ялга чыккач та өйдә кул кушырып тик ятмый, умарта тота. Бу шөгылен менә ун еллап инде ихлас күңелдән, яратып башкара, язга чыккач та умарталыгыннан аерылмый. Шуңа күрәдер ул үзе дә умарта кортыдай эшчән һәм йөзенә, төс-кыяфәтенә карап та аңа бүген һич кенә дә 65 яшьне бирерлек түгел.
Тормыш иптәше Зәлия ханым да 30 ел шушы предприятиенең балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.  Хезмәтендә мактауларга лаек. Районның балалар бакчалары коллективлары арасында үткәрелгән конкурста җиңгән өчен ул да Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Тату гаиләдә бергәләп өч бала тәр-бияләп үстергәннәр һәм аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Ике кызлары да югары белемле, Уфада яшиләр. Уллары авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң "Алга”  кооперативында агроном булып эшли. Әле ике онык үсеп килә. Үз көчләре белән агачтан йорт салып кергәннәр. Менә шундый эшсөяр, намуслы, тыйнак кешеләр алар – Галиевлар. Без бу матур гаиләнең шушы шатлыкларын уртаклашып, аларга киләчәктә дә сәламәтлек, бәхет-куанычта, имин тормышта яшәүләрен теләп калабыз.
Рәшит Вахитов.
Рәсемдә: Зәлия һәм Таһир 
Галиевлар.


Просмотров: 512 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск