Пятница, 03.05.2024, 19:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 17 » Законнар төгәл үтәлергә тиеш!
08:53
Законнар төгәл үтәлергә тиеш!
11 сентябрьдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү һәм җитештерү, җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшкуарлар киңәшмәсе үткәрелде. Мондый очрашулар кварталга бер тапкыр үтеп тора. Анда эшкуарлар үзләре теләгән белгечләр белән очрашып, кызыксындырган сорауларга җавап алалар. Бу юлы алар банк, прокуратура, "ЦентрИнформ” дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре белән очраштылар.
Тәүдә Саклык банкының Чакмагыштагы бүлеге управляющие Дамир Фәнил улы Низамов кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлау мәсьәләләре буенча чыгыш ясады, кредит алу шартлары турында сөйләде. Үз эшен башлап җибәрүчеләр дә, эшкуарлык белән күптән шөгыльләнүчеләр дә бу өлкәдә булган яңалыклар белән якыннан таныштылар.
Чакмагыш районы прокуроры ярдәмчесе Ришат Раил улы Галиев этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен көйләү турында 2011 елның 18 июлендә кабул ителгән 171-ФЗ санлы федераль закон таләпләрен аңлатты. Билгеле булуынча, Русия Федерациясе субъектларына алкоголь продукциясен ваклап сатуны лицензияләү буенча өстәмә вәкаләтләр бирелде. Субъектлардагы дәүләт власте органнары алкоголь продукциясен ваклап сатуның вакытын, шартларын һәм урынын билгеләүдә өстәмә чикләү хокукына ия. Шул исәптән аны сатуны тулысынча тыю хокукы да бирелә.
Ул шулай ук "Тәмәке тартуны чикләү турында” Федераль закон таләпләре белән дә таныштырып үтте, аның аерым маддәләренә тукталды. Мәсәлән, әлеге законга ярашлы, тәмәке изделиеләрен магазин учреждениеләре биләмәләре чикләреннән (кой-масыннан) 100 метрдан якын урында сату тыела. Мәгариф учреждениеләренә мәктәпләр генә түгел, балалар бакчалары, училище һәм лицейлар, техникум һәм институтлар да керә. Законны бозган өчен каралган җаваплылыкны да искә төшереп үтте чыгыш ясаучы.
Муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев югарыда атап үтелгән законнарны үтәүгә кагылышлы фикерләр әйтте. Кабул ителгән карарларны һәр кеше белергә һәм төгәл үтәргә бурычлы. Һәр көнне кешеләрне хезмәтләндерүдә катнашучы эшкуарларның закон таләпләрен яхшы белүләре аеруча мөһим. Халыкның хокукый культурасын күтәрүгә алар зур  өлеш кертә ала. Ул үзенең чыгышында магазиннар һәм кибетләрнең тирә-ягын төзекләндерү, һәрчак матур итеп, тәртиптә тоту буенча куелган таләпләр, районда башланачак көзге ярминкәләр турында да сөйләде.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 706 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск