Пятница, 03.05.2024, 18:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 20 » Владимир Путин: “Дарыны коры тотарга кирәк!”
08:19
Владимир Путин: “Дарыны коры тотарга кирәк!”

Бу көннәрдә Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Көньяк хәрби округында, төгәлрәк итеп әйтсәк, Краснодар крае биләмәсендә урнашкан полигонда киң масштаблы хәрби күнекмәләр бара. Төрле төрдәге гаскәрләр, частьлар анда хәрби осталыкларын арттыра, үзара бәйләнеш белән хәрби алымнарга идарә итүне камилләштерәләр, катлаулы шартларда төрле маневрлар ясыйлар.
Русия Федерациясе Президенты, Русия Кораллы Көчләренең Башкомандующие Владимир Путин ике көн элек учение барган полигонда булап, команда-штаб пунктыннан күнекмә барышын күзәтте. Аның янындагы отставкадагы хәрби начальниклар да хәрби маневрларны карап торды. Путин да, ветераннар да заманча коралланган хәрбиләрнең осталыгына югары бәһа бирделәр. Соңыннан Башкомандующий аерым хәрбиләргә бүләкләр тапшырды.
Бүләкләү вакытында ул учениедә катнашкан офицерлар һәм солдатлар алдында чыгыш ясады. "Әлеге вакытта дөньяның тыныч булмавы, төрле илләрдә барган канкоеш, даими рәвештә булып торган буталчыклар, үзара гаугалар планетадагы гомум тынычлыкка куркыныч белән яный. Шуңа күрә илебез иминлеге сагында уяу торырга, тынычлыкны сакларга, кем әйтмешли, "дарыны коры тотарга кирәк!” – диде Владимир Владимирович. 
 
Просмотров: 502 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск