Суббота, 04.05.2024, 07:50

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 24 » Велоспорт көндәлеге
07:30
Велоспорт көндәлеге
Агымдагы елның 3 сентябрендә Октябрьский шәһәрендә 1997-1999 елларда туган үсмер егет  һәм кызлар арасында велосипедта узышу буенча Башкортстан Республикасы беренчелегенә ярышлар булды. Башкортстан кубогын яклау өчен республика шәһәрләре һәм районнарыннан иң көчле ун команда (барлыгы 80 спортчы) катнашты.
Безнең район данын Чакмагыш гимназиясе укучылары Тимур Кинҗәкәев, Таңсылу Бакирова, Калмашбаш урта мәктәбеннән Илмир Әхмәтшин, Азамат Латыйпов, Данил Дәүләтшин, Яңа Балтачтан Лилия Миндиярова, Иске Бәширдән Раушан Искуҗин һәм Сыерышбаштан Ильяс Зәкәриев яклады.
Трасса шәһәр урамнарыннан үтте. Малайлар – 50, кызлар 30 километр арада узыштылар. Шәһәр эчендә уртача  40 километр тизлек күрсәтеп, яшь велосипедчылар җилдән җитез җилдереп үттеләр. Иң көчлеләр генә җиңә алды. Андыйлар исәбендә безнең велосипедчыларыбыз да бар. Мәсәлән, шәхси беренчелектә кызлар арасында Лилия Миндиярова – беренче, Таңсылу Бакирова икенче урынны алды. Малайлар арасында Ильяс Зәкәриев финиш сызыгына икенче булып килде.
Спортчыларның күрсәткечлә-ренә карап гомумкоманда бе-ренчелегенә йомгак ясалды. Монда безнекеләргә тиңләшүчеләр табылмады. Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы, 56 балл җыеп, беренче урынны алды. Икенче урынга Нефтекама (48 балл), өченче урынга — Мәләвез шәһәрләре (45 балл) командалары чыкты.
Шулай итеп, безнең Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы Башкортстан Республикасы кубогын яулады. Грамотага ия булдык. Яшь спортчыларыбыз да бүләксез калмады: аларга медальләр, Грамоталар тапшырылды, акчалата дәртләндерелде.
Ранис Баянов,
 тренер.

Просмотров: 515 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск