Понедельник, 29.04.2024, 06:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июль » 15 » Уңдырышлылыкны күтәрү максатында
09:48
Уңдырышлылыкны күтәрү максатында
Хәбәр ителүенчә, агымдагы елның 10 июлендә "Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы базасында район хуҗалыклары рәисләре һәм баш белгечләренең җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрү, уңыш үстереп алуны арттыру буенча тәҗрибә уртаклашуга багышланган чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан дәүләт аграр университеты, башка ведомстволар вәкилләре белән аралашуда муниципаль район хакимияте, аның авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, хуҗалыклар рәисләре, баш агроном, баш инженерлары һәм башка җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Семинар-киңәшмәне ачып, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев  җыелучыларны әлеге  чарада катнашучы кунаклар белән таныштырды. Чакмагыш игенчеләрен туфракны ашлау, үсентеләрне саклау буенча агрохимик чаралар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре – җаваплылыгы чикләнгән "Силко” җәмгыяте генераль директоры Николай Геннадиевич Гордиенко биоорганик нана "Нагро” ашламасыннан файдалануның өстенлекле юллары, "Агрохимүзәк” җәмгыяте генераль директоры Борис Борисович Гусынин минераль катнашмалар белән ашлау ысуллары, "ЩелковоАгрохим” берләшмәсе вәкиллеге башлыгы Артур Маркс улы Хәйруллин шикәр чөгендере үсентеләрен саклау системасы, "БашАгроИнвест” җәмгыяте директоры урынбасары, Перелишино орлыкчылык заводы вәкиллеге башлыгы Рөстәм Рәис улы Гарипов үз илебез галимнәре эшчәнлеге нәтиҗәсе – көнбагыш һәм шикәр чөгендере селекциясе гибридлары, шул ук җәмгыятьнең сәүдә буенча менеджеры Михаил Васильевич Афанасьев үзләре тәкъдим иткән үсемлекләрне саклау системалары өлгеләре белән таныштыруны максат итеп алган иде.
"Герой” кооперативы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов тәүдә җыелучыларны хуҗалыкның эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырганнан соң, семинарда катнашучылар тәҗрибә участокларын карап чыктылар. Билгеле булуынча, югары уңышка йөз тоткан һәр хуҗалык үз эшчәнлекләрендә иң яңа фәнни казанышлардан  файдалануга, урындагы табигать шартларына яраклашып, тотрыклы югары уңышка юл ачучы сортларны игүгә кертергә омтыла. Геройлылар бу өлкәдә шулай ук фидакарьлек күрсәтүчеләрдән санала һәм һәр ел игенчелек культуралары, мал азыгы уңышын җыю буенча да, терлекчелек тармагында да күрсәткечләрен арттыра бара. Биредәге эшчәнлек барышы белән, тәҗрибә мәйданы ролен үтәүче басуларга чыгып, семинар-киңәшмәдә катнашучыларны фәнни җитәкче сыйфатында Башкортстан дәүләт аграр университетының җир эшкәртү технологияләре кафедрасы профессоры Зәмфир Зөфәр улы Әюпов белән "Герой” кооперативының баш агрономы Әгъләм Әхләм улы Хәмитов таныштырды. Берлектәге эшчәнлекнең күркәм нәтиҗәләре буенча – ярыйсы гына уңыш вәгъдә итүче "Чулпан-7” сортлы уҗым арышын һәм "Белогородская-100” сортлы уҗым арпасы, "Экадо-70” сортлы язгы бодай, көнбагышның "Светлана” һәм борчакның "Мыеклы Аксай” дигән гибрид сортлары чәчелгән басуларын карап чыкканда Зәмфир Зөфәр улы белән Әгъләм Әхләм улы кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар, иген игүдә үзләре тарафыннан кертелгән агротехник алымнар турында эшлекле мәгълүматләр бирде. Артабан кунаклар пар җиренә органик ашлама чыгару барышы белән дә танышып үттеләр. 
Семинар-киңәшмәгә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев йомгак ясады. Бүгенге чарада күргән-танышканнар районыбыздагы һәр хуҗалыкта да кыю файдаланылыр һәм гомум эшкә – игенчелек һәм терлекчелектә тотрыклы югары уңыш алуны артабан дәвам иттерергә ярдәмләшер, дигән теләк белдерде ул. Семинар-киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов та катнашты һәм эшлекле киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Шамил Закиров.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
 



Просмотров: 573 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск