Воскресенье, 28.04.2024, 22:58

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июль » 18 » Үткәннәргә күз салабыз да, бүгенгегә таң калабыз
07:50
Үткәннәргә күз салабыз да, бүгенгегә таң калабыз
Русиядә беренче журнал басмасы 1728 елда, ягъни тәүге "Ведомости” гәзите дөнья күреп 25 ел үткәч басыла. Белүебезчә, Мәскәүнең беренче  нә-шире — Иван Федоров. Тәүдә гәзитләр бик гади – листовкалар,  бюллетеньнәр формасында гына, аз  санда басылган. "Таймс” гәзите 1814 елда машина ысулы ярдәмендә басыла башлый. Безнең илдә беренче радиогәзит 1924 елда дөнья күрә. Ә матбугатның   куәтле көндәше – телетапшырулар 1934 елда даимиләшә, илленче елларда канат җәя, хәзер  исә   прогрессны үзегез күрәсез.
Журналистика өлкәсендә тарихка кереп калган исемнәр арасында райондашларыбыз шактый. 1914-1920 елларда Уфада татар телендә чыккан "Шәрыкъ ярлылары”  гәзитенең мөхәррире Аблай авылында туып үскән Галә Кодаяров була. Аннан соң  нәшер ителгән "Яңа авыл”дан "Кызыл таң” га әйләнгән  матбагада Яңа Балак авылыннан Ремил Дашкин  эшли,  мөхәррире дә була. Бу матбагада районыбыздан  байтак  журналистлар эшләде. Тәүгеләре – Фнүн  Рамазанов (Иске Балак), Рифат Юлдашев (Аблай), Рим Идиятуллин (Яңа Мортаза), Юлия Габдуллина (Аблай) һәм башкалар.
Әйе, бүгенге  хәл-вакыйга  үт-кәннәргә кереп кала. 1931 елның 25 декабрендә дөнья күргән  "Ярыш-ка”ның беренче саны басылып чыккан көннән район гәзитенең тарихы туплана. Латин хәрефләре белән басылган гәзиттә керәстияннәрне күмәк хуҗалыкка күчеп  бетеп, яңа-ча яшәргә, социализм идеяләрен ныгытырга өндәве, иген уңышын үстерү, фермалар булдыру,  мал-туарны күпләп үрчетү кирәклеге турында һәм тормыштагы җитешсезлекләрне чагылдырган язмалар урын ала.
Яңалыкка юл яру җиңелдән бул-мый, әлбәттә. Бу  җәһәттән район журналистикасы үсеше тарихында онытылмас эз калдырган Гаян Вәлишин белән булган  әңгәмәне  искә төшереп үтү урынлы булыр. Гаян Җиһангали улы белән Бөре шәһәрендә очраштык, анда район гәзитенең 50 еллык юбилее  алдыннан материал тупларга дип махсус юлланган идем. "1930 елда район гәзите оешты. Ул вакытта  мин авыл мәктәбе  мөдире идем. 1931 елда мәгариф бүлеге инспекторы итеп  билгеләделәр. Шунда эшләгәндә  чыгарылачак гәзитнең  мөхәррире турында партия райкомында минем белән сөйләшү булды, — дип  башлап  җибәргән иде ул әңгәмәбезне. – Тиздән мөхәррир итеп  билгеләндем. Көн-нәрнең  берсендә кулыма кәгазь, папка алып партия райкомы бинасына юнәлдем. Анда барып кергәндә про-паганда бүлеге эшчеләре: "Менә безнең редакция  килде”,– дип  шатлык белән каршы алды. Мин, чыннан да,  штатта каралганча, бердәнбер  эшче идем.” Бу сүзләр Гаян аганың гәзит эшчәнлеген беренче булып башлап җибәрүен дәлилли.
Мәкаләләр, төрле хәбәрләр язып, ат җигеп Бөрегә гәзит басарга киткән ул. Ә бит ул чакта татар хәрефләре дә, аларның шрифтларын җыючы эшчеләр дә булмаган. Шуңа да татар телен белмәгән эшчеләргә татарча, урысча алфавит язып бирә, хәрефләр таба.
Менә  шул көннәрдән бүгенгә җиткәнче район гәзите данлы юл үтә. Башкортстан Республикасы Хөкү-
мәте карамагындагы Матбугат киңкүләм-мәгълүмат чаралары агентлыгына караучы  дәүләт учреждениесе – "Башкортстан Республикасының дәү-ләт китап  палатасы”нда  матбугат архивында бүген 1934-1935 елларда чыккан "Сталинчы”, "Көрәш байрагы”, "Яхшы юл өчен”, "Югары уңышка”, "Большевик колхозлары өчен» дигән исемнәрдә гәзит төпләнмәләре сак-
лана. 1937 елда "Ярышка” "Комму-низмга” исеменә үзгәртелә. Гәзитнең яшәешкә йогынтысы, әһәмияте арта бара.
Районнар кушылып, редакция Куш-наренкога күчкәч, "Агидель” гәзите чыга башлый. Аның төпләмәләре дә бар. Гәзит рус телендә басылган.
1964-1965 елларда "Чакмагыш- нефть” нефть табу - кудыру идарәле-генең "Чекмагушевский нефтяник” гәзите дөнья күргән. Редакция бинасы Семилетка касабасында урнашса да, Чакмагыш сүзе булгангадыр,  ахры, аларны да "Игенче”  сакланган урынга куйганнар.  
Мөхәррир — үтә дә җаваплы ва-зифа. Миңа  Фәрәһия Ләбип кызы Галиева кул астында эшләү бәхете тиде. Бәхет дими мөмкин дә түгел. Аның турында кристаллдай саф күңелле, дигән сүз йөрде. Чын коммунист булды ул, коллективын да намусы кушканча тәрбияләде: гадел дә, таләпчән дә җитәкче иде. Тумышы белән Тозлыкуш авылыннан. Партия аппаратында эшләп зур тәҗрибә туплаган, хөрмәт яулаган, гаять дәрәҗәдә  җитди  кеше иде ул. 1948 елда "Коммунизмга” гәзитенең мөхәррире итеп тәгаенләнә һәм районнар кушылып, "Коммунизмга” гәзите  чыгудан  туктаганчы хезмәт сала. Районга кайткач, 1965 елда "Игенче”  гәзитенең мөхәррире ит-еп куела, 1975 елга кадәр, ягъни хаклы ялга киткәнче эшләде. Аның  данлы эшен  ул чагында ВЛКСМның Чакмагыш райкомының беренче секретаре  Хәйдәр  Фәйзрахман улы Басыйров дәвам  итте —1975 елдан  2002 елга кадәр "Игенче” гәзите мөхәррире булды. БАССРның   атказанган  мәдәният хезмәткәре,  Русия  һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Чакмагыш  районының шәрәфле  гражданы Хәйдәр Фәйзрахман  улының  гәзитнең үсешенә керткән өлеше  ифрат зур булды. Яңа  редакция  һәм Чакмагыш телевидениесе урнашкан бина да – аның  зиһен көче, тынгысыз күркәм җимеше. Ул җитәкчелек иткән чорда һәммәбез дә фатирлы булдык, күпләр читтән торып югары уку йортларын тәмамлады.
Хәйдәр агадан соң мөхәррирлек йөген күп кенә китаплар авторы, Халык-ара ПЕН-клуб, Татар ПЛен-үзәге, РФ һәм БР Язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, БР Язучылар союзы идарәсе рәисе урынбасары, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм  мәгълүмат  хезмәткәре Марис Назыйф улы Нәзиров кабул итеп алды.
Бүген коллектив белән  РФ һәм БР журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрь Фәнис Фидан улы Әмирханов җитәкчелек итә. Соңгы дистә еллар эчендә генә гәзит эшчәнлегендә байтак күркәм үзгәрешләр,  вакыйгалар булды. 2002 елдан районда башкорт телендә яңа басма – "Сакмагош саткылары” исемле гәзит дөнья күрде.
2003 ел  азагында район "Игенче” гәзите редакциясе муниципаль уч-реждениесе һәм Чакмагыш  район типографиясе дәүләт унитар  пред-приятиесе  нигезендә  БР Хөкүмәте  карарына ярашлы Башкортстан Рес-публикасы "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция - нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе оеш-тырылды. 
Уфаның "Башкортстан” күргәзмәләр комплексында  Халыкара "Полиграфия. Матбугат дөньясы. Реклама”  махсуслаштырылган күргәзмәләрендә безнең редакция-нәшрият комплексы да катнашты һәм күп тапкырлар күргәзмәнең дипломына лаек булды. Биредә урын алган йөзләгән төрдәге продукция, "Игенче” һәм " Сакмагыш саткылары” гәзитләренең төсле чыгарышлары, әдәби - нәфис, ноталы басмалар, календарьлар, фотоальбомнар һәм башкаларны  күргәзмәгә  килүчеләр  кызыксынып карады. Бу  чараларда Русия һәм чит ил фирмалары вәкилләре дә катнашты.
Әйе, заман алга атлый. Чакмагыш районына кагылышлы бит – сайтлар Интернетта урын  алыр, дип кем уйлаган. Русия  төбәкләрендә генә түгел, хәтта  дөньяның төрле илләрендә  яшәгән якташларыбыз район гәзите белән таныша, яңалыклар, хәл-вакыйгалар турында  белә бара хәзер. Шулай ук китап басулар да уйга кергән нәрсә түгел иде, ләбаса. Бүген исә районның дистәләрчә  иҗатчысы (хәтта читләрдән дә заказлар бар) иҗат җимешләрен китап итеп туплады. Бу өлкәдә  камиллеккә омтылыш дәвам итә: басу  сыйфаты яхшыра бара, төсле фоторәсемнәр белән бизәүгә игътибар  арта. Әлбәттә, бу үсешкә район хакимияте игътибарыннан башка ирешеп тә булмас иде, заман техникасы белән тәэмин итүдә зур ярдәмнәрен күрдек. Сүземне журналист һөнәре турында сөйләүдән башлаган идем. "Игенче” дә һәрвакыт максатка омтылып эшләүче алдынгы карашлы кешеләр хезмәт салды. Остазларыбыз Әгъдәл ага Низаев, Зәйнулла Вәлиев, Хаккый Фәттахов, Рифир Мөхәммәтов, Мәхмүт Галиев һәм башкалар турында күңелләрдә якты уйлар йөртәбез. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләрем Зирена Бәдретдинова, Рәшит Вахитов – зур тәҗрибә туплаган абруйлы журналистлар. Соңгы елларда редакциягә яшь белгечләр килде. Аларның  камиллеккә омтылышлары шатландыра.
Гәзитнең укымлы булуы, төрле темалар яктыртылуы хәбәрчеләрнең активлыгына да бәйле. Гомерләре буе гәзит белән  араны өзмәгән хәбәрчеләребез байтак. "Игенче” гәзите редакциясе каршында "Яшь хәбәрчеләр мәктәбе” озак еллар  дәвамында даими эшли, әдәби жанрлар буенча иҗат итүчеләрне "Чакмагыш чаткылары” әдәби  берләшмәсе  берләштерә. Занятиеләрне журналистлар үзләре үткәрә: балалар һәм үсмерләрнең язу сәләтләрен үстерүгә,  һөнәргә карата кызыксыну  уятырга, ә иң мөһиме — каләм көченең әһәмиятен аңлатырга омтыла, шуның белән журналистика өлкәсенә  кадрлар әзерләүгә лаеклы өлеш кертә. Арытабан юнәлеш алган үсмерләр югары уку йортларында һөнәр  нечкәлекләренә өйрәнә, башлыча  практиканы редакциядә үтәләр. Бездә тәрбияләнгәннәр арасында республика матбагаларында, Башкортстан телевидиниесендә, радиосында эшләүчеләр, инде танылу алган журналистлар байтак.
Гадәттә журналист һөнәрен шахтерныкы белән тиңлиләр. Ничектер, әмма бик нечкәлекле, үзенчәлекле һөнәр булуы бәхәссез. Кешеләр күңеленә сүзе белән үтеп керә ич бу һөнәр иясе. Ә сүз белән ярдәм итеп тә була, шәхесне юкка чыгарырга да мөмкин. Кыйммәте шунда: журналист каләме очыннан зыян итә торган агулы тамчылар  төшмәсен, бәлки һәр сүз  бәлзәм кебек сихәтле –җәмгыятькә файда итә торган булсын өчен тырышырга кирәк. Журналист үз  мәнфәгатен кайгыртып, баю, мәртәбәгә күтәрелү, сенсация ясау өчен дөреслектән тайпылмаска тиештер, дип фикер йөртәм. Төгәл мәгълүмат табып, гәзит укучыларга дөреслекне җиткерү – гадел  журналистның төп кагыйдәсе.
Мин гомерем буе беренче  остазым Фәрәһия апа Галиеваның киңәшләрен күңел түрендә йөртәм. "Үзеңә ошамаган эшне башкалар да  килештерми. Һәр сүзегезнең уйланылган булуына  ирешегез, урынлы кулланыгыз, фикер төгәллегенә ирешергә омтылыгыз. Төгәл фразалар белән мавыкмагыз. Журналистиканы дөреслектән аеручы төп сәбәпләр: ашыгучанлык, онытучанлык,  грамотасызлык, фикер тарлыгы – гомумән, эшкә салкын карау. Шулардан  сакланыгыз,” – ди иде ул. Шулай итеп без, яшьләрне, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә өйрәтте.
Чын журналист өчен булдыра алмастай эшләр юк, дип әйтәләр. Хактыр. Чөнки  хәтта сугыш вакытында да гәзиткә материал бирелмәсә, журналист редакциягә кайтмаган. Димәк, ул хак юлда геройларча башын салган. Мәскәүдә Үзәк Журналистлар йорты каршында мәрмәргә алтын хәрефләр белән задание үтәгәндә һәлак  булган журналистларның исемнәре язылган, батырлыкларын тасвирлаган китаплар бар. Журналист – тормышның үзәгендә кайнаучы, алар игътибарыннан читтә калган хәл-вакыйгалар сирәктер. Бүгенге көн  иртәгәсенә тарихның бер бите булып языла бара. Шулай булган бу төр һөнәр иясе тарихны язуны дәвам итүче дә инде.
Яшәеш рәвеше  яхшырган тормыш  алга киткән саен хезмәт шартлары уңай якка үзгәрә. Елдан-ел техник  коралланыш  камилләшә.
Өлкәнәеп өлгердек,  менә нинди шәп заман дип яшь чакларны искә төшереп уфтанып та куярсың, хәтта. Әмма нинди генә заманның да үз авырлыгы бардыр ул. Элегрәк  федерализм, патриотизм, коммунизм төзү, халыклар дуслыгы һәм туганлыгы идеяләрен яктырту максат итеп куелса, бүген исә  яшәешебезгә кара сөрем булып ягылучы  эчкечелек, наркомания һәм башка тискәре сәбәпләрнең таралуына юл куймау кирәклеген киң  халык массалары – җәмәгатьчелек аңына җиткерү бурычы да өстәлә. Ә бу җиңел генә бурыч түгел.
Рәзифә Сәхапова,
Башкортстан Республикасының 
атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

Просмотров: 672 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск