Четверг, 02.05.2024, 23:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 20 » Техниканы кадерләп, саклап тотыйк!
07:17
Техниканы кадерләп, саклап тотыйк!
Басуларда көзге эшләр тәмамлангач, авыл хуҗалыгы машиналары кышкы саклауга куела, ремонтлана, көйләнә. Бу эшне ничек оештырырга – хәбәрчебезнең шушы һәм бу мәсьәләгә бәйле башка сорауларына Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы Илнур Хәкимов җавап бирә:
 
– Илнур Әнгам улы, тәүдә “Корал эшли, ир мактала” дигән халык мәкален искә төшерик әле. Соңгы елларда, күрүебезчә, районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шулай ук крәстиян-фермер хуҗалыкларында да техника паркы нык яңарды. Агымдагы елның сентябрь аенда гына да, мәсәлән, биш хуҗалык барлыгы 48,9 миллион сумлык заманча техника сатып алды. Нәкъ менә алар ярдәмендә ел саен басуларда мул уңыш үстереп, аны үзвакытында һәм югалтуларсыз җыеп алабыз, ташыйбыз, эшкәртәбез. Игенчелек тармагы кебек, терлекчелектә дә яңарыш бара: саву заллары җиһазландырыла, башка күп төрле корылмалар кайтарып урнаштырыла. Миңа калса, бу – авыл хуҗалыгында бик тә шатлыклы күренеш. Ниһаять, крәстиян сизелерлек ярдәм ала башлады! Сез дә минем фикер белән килешәсездер бит?
– Сүз дә юк, заман техникасы – крәстияннең беренче ярдәмчесе. 10-15 ел элек хуҗалыкларның техника паркы тәмам искереп, тузып беткән иде инде, хәзер ул елдан-ел яңара, димәк, хезмәт җитештерүчәнлеге дә арта дигән сүз. Бу уңай үзгәрешләргә ничек шатланмыйсың инде! Әмма шул ук вакытта беренче чиратта инженер-техник хезмәт алдында гаять зур бурычлар да тора. Шушы куәтле һәм кыйммәтле заман техникасын без озак вакыт нәтиҗәле файдаланырга, кадерләп-саклап тотарга тиешбез. Моның өчен безгә яхшы әзерлекле механизаторлар, инженер-техниклар таләп ителә. Эшне дөрес итеп оештырырга кирәк. Шул исәптән, авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую – иң мөһим эшләрдән санала.
– Эшне нидән башларга?
– Басудан кайткан техниканы, тагылма агрегатларны тәүдә һава өрдереп тузаннан тазарталар, пычрактан, чүп-чардан чистарталар, аннары саклау урынында күтәртеп куялар. Ачык һава астында булса — өсте каплап куела, гаражда булса — чистартылган бинада саклана. Узган елның декабрендә авыл хуҗалыгы машиналарын  кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча “Герой” кооператив-колхозында үткән район семинарында күргәнсездер, гаражда төрле урынга комакларга каршы препаратлар куелган иде. Техниканың электр җиһазларын кимерүчеләрдән саклау өчен шулай эшләнә. Аннары аерым детальләре, мәсәлән, чылбырлар алынып, майлап куела, каешлары бушатыла, тәгәрмәчләре буяла һәм башкалар. Кыскасы, дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирерлек итеп кышкы саклауга куела.
– Белүемчә, бу эшләрне башкарганда дефектлар беркетмәсе (ведомосте) дә төзелә, ул ни өчен кирәк?
– Ул техниканы кышкы саклауга куйган вакытта төзелә. Әйтик, ашлык комбайнының кайсы детале алынып складка тапшырыла, ул техник яктан нинди хәлдә, нинди запас частьләр таләп ителә – барысы да анда теркәлә. Аннары инженерлык хезмәте шушы документка карап эш итә: кирәк булса, яңа запчасть кайтарта, ремонтлау хәстәрен күрә. Артабан техника, запчастьның кышкы сакланышы өчен җаваплы кешеләр дә билгеләнә. Компьютерлар белән җиһазландырылган кыйммәтле заман техникасын бик тә кадерләп, ышанычлы саклап тотсаң гына ул файда китерә. Шуңа күрә аларның һәркайсы тәгаен җаваплы кешегә беркетелергә тиеш. Кышкы айларда ул аны  даими карап, тикшереп торырга бурычлы.
– Киләсе елда безнең районда “Басу көне” исеме астында республика семинары үткәреләчәк. Бу чарага әзерлек буенча ни әйтерсез?
– Чыннан да, бездә зур масштаблы чара үтәчәге көтелә. Республиканың төрле төбәкләреннән килүчеләр безнең район, басучылыктагы эшләр торышы, игенчелек культурасы белән якыннан танышачаклар. Һәм, әлбәттә, басуда эшләгән техниканың торышы, машина ихаталары, машина-трактор мастерскойлары, ындыр табакларындагы хәлләр белән дә кызыксыначаклар, күреп-карап йөриячәкләр. Кунак каршы алган хуҗа өен җыештыра, шуның кебек без дә бу чарага ныклы әзерлек белән килергә, районыбызның йөзен республика алдында лаеклы күрсәтергә тиешбез. Моның өчен беренче чиратта техниканың яхшы сакланышын тәэмин итәргә, ремонт, техник хезмәтләндерү эшләрен яхшылап оештырырга, машина ихаталарын,  гаражларны, ремонт  мастерскойларын тулы тәртипкә китерергә кирәк. Гомумән, авыл хуҗалыгы машиналары сакланган урыннарны төзекләндерүгә зур игътибар бирелсен иде.  Югыйсә, кайбер урында машина ихатасының капка-коймасын, гаражларны ремонтлыйсы, буйыйсы, юлларын яхшыртасы бар. Ихатада кара металл сыныклары итеп җибәреләселәр бер урынга тәртип белән куелсын. Агрегатлар күтәртелеп, тигез итеп урнаштырылсын, тәгәрмәчләре буялсын. МТМ хезмәткәрләре, ремонт звеносы эшчеләре өчен ял итү, тәмәке тарту, чуп салу өчен дә махсус урыннар эшләп куярга кирәк. Кыскасы, һәркайда хезмәт, җитештерү культурасы мәсьәләләренә игътибарны арттыру зарур. Һәм, әлбәттә, водительләр, комбайнчы, тракторчыларның транспортны йөртүгә таныклыклары, техника, техник тикшерү документлары тулы тәртиптә булырга тиеш. Безнең инспекция хезмәткәрләре урыннарга чыгып, рейдлар үткәреп, шушы мәсьәләләр буенча тикшерүләр үткәрә башлады.
Рәшит Вахитов әңгәмәләште.

 

 

Просмотров: 643 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск