Суббота, 04.05.2024, 03:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 4 » Спортны үстерүгә ихлас ярдәм
08:47
Спортны үстерүгә ихлас ярдәм
Хәбәр ителүенчә, районыбызда 21-26 август көннәрендә 1997-1998 елларда туган үсмер егетләр һәм кызлар арасында шоссе юлда велосипедта ярышлар үтте. Аны Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча министрлыклары тарафыннан оештырылган әлеге чарада республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан йөздән артык спортчы, аларның тренерлары һәм хезмәтләндерү төркеме әгъзалары катнашты. Чәмле ярышларда старт алып, финиш сызыгын кисеп үткәнче егет һәм кызлар рух ныклыгы, җиңүгә көчле омтылыш, ихтыяр көче һәм ныклык күрсәтте. Ранис Нурхәниф улы Баянов кул астында шөгыльләнгән безнең спортчыларыбыз командалар арасында икенче урынны биләде. Кызлар арасында абсолют чемпион булган Альбина Галиеваның һәр ярышта беренчелекне бирмәве, Энҗе Ямалова, Әлфия Мусина, Таңсылу Бакирова, Лилия Миндиярова кебек чәмле кызларның, Ильяс Зәкәриев, Тимур Кинҗәкәев, Рөстәм Иргалиев, Данис Дәүләтшин, Василий Фомин, Илгиз Галләмов кебек егетләрнең һәр көнне матур күрсәткечләргә ирешүе белән яуланды җиңүле баскыч. 
Бәйгедә катнашучылар да, тренерлары да ярышларның тиешле дәрәҗәдә оештырылуы, спортчыларга һәм алар-ның тәрбиячеләренә дә яхшы ял һәм яшәү шартлары, туклану оештырылуга бертавыштан канәгатьлек белдерде. Әлеге чараны оештырып үткәрүдә матди һәм әхлакый ярдәм күрсәткән, гомумән, һәр үтенечебезне канәгатьләндерә баручы, районда спортны үстерүгә, сәламәт буын тәрбияләүгә өлеш кертүче муниципаль район хакимиятенә, бигрәк тә хакимият башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка, аның урынбасары Геннадий Фотеевич Крюковка, юл төзү-ремонтлау идарәлеге, 85 санлы һөнәрчелек лицее, район үзәк дәваханәсе, эчке эшләр бүлеге, ЮХХДИ, "Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасы, муниципаль базар коллективларына, шәхси эшкуар Камил Галиевка, урындагы телевидение һәм "Игенче” гәзите редакциясе коллективларына ихлас йөрәктән рәхмәт белдерәбез.
Мөдәрис Гафаров.

Просмотров: 591 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск