Суббота, 04.05.2024, 01:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 13 » “Сөт иле – 2012” чарасы үтә
13:32
“Сөт иле – 2012” чарасы үтә
15 сентябрьдә Чакмагышта үтәчәк көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә, төгәлрәк итеп әйтсәк, район мәдәният йорты биләмәсендә "Сөт иле – 2012” исеме астында кызыклы чара оештырылачак. Бу хакта муниципаль район хакимияте махсус карар кабул итте. Аның максаты – үзебездә җитештерелгән сөт һәм сөт продуктларын куллануны район халкы арасында пропагандалау, милләтебезнең сәламәтлеген ныгыту.
"Сөт иле – 2012” чарасын оештыру һәм үткәрү буенча чаралар планы төзелде, чыгымнар сметасы расланды. Муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм мәдәният бүлекләренә, Балалар иҗаты үзәгенә, җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш сөт заводы” һәм "Чакмагыш – сөт” җәмгыятьләренә районда беренче тапкыр уздырылучы бу чарада катнашу һәм аны оешкан төстә үткәрү буенча бурычлар куелды.

Просмотров: 436 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск