Четверг, 02.05.2024, 19:25

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 16 » Русия Федерациясе Президенты рәхмәтенә лаек булды
07:39
Русия Федерациясе Президенты рәхмәтенә лаек булды

10 октябрьдә, Республика көне алдыннан, Уфада Башкортстан Рес-публикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Республикабызның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш комплексы, хокук тәртибе  саклау органнары, социаль өлкә, сәламәтлек сагы, мәдәният һәм сәнәгать тармакларының 45 хезмәткәренең фидакарьлекләре мактаулы исемнәр, Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм орденнар белән билгеләнде. Бүләкләнүчеләр арасында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов та бар. Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның агымдагы елның 23 июнендәге 193-рп санлы карары белән Риф Сәгъдәтулла улы хезмәтендә ирешкән уңышлары, гуманитар өлкәдәге казанышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Президентының Рәхмәтенә лаек булды.

Просмотров: 691 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск