Башкортстанда ун көнлек хәрби җыеннар башланды. Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штабы Башкортстан Республикасында мобилизацион әзерлекне тикшерә. Аннан тыш үткән шушы хәрби җыеннарга республикадан 1500 кеше чакырылды. Анда безнең район вәкилләре дә катнаша. Узган атнаның шимбәсендә районда яшәүче 50 запастагы хәрби хезмәткәр әлеге хәрби җыеннарга чакырылды. *** Җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыяте сөтчелек фермасында "Агро-Союз”ның ресурс саклаучы техно-логияләре” дип аталган семинар булды. Шушы предприятие вәкиле А.А.Наконечный һәм аның Башкортстандагы филиалы – җаваплылыгы чикләнгән "ТехРесурсы” җәмгыяте белгече В.А.Субботин авыл хуҗалыгында кулланылган заманча чәчү техникасы турында сөйләделәр. Семинарда бу предприятие тарафыннан җитештерелүче тиз корыла торган очсыз һәм ышанычлы да булган ангар конструкциясен күрсәттеләр. Ул Байбулат фермасында төзелгән. Тимер каркаслы, өсте тент белән ябылган мондый ангарда техника, ашлык сакларга, хәтта мал асрарга мөмкин.
|