"Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә районда беренче булып шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар. Быел биредә бу культура 220 гектар мәйданда үстерелде. Хәзер 140 гектар мәйдандагы чөгендер казып алынды да инде,1400 центнеры кабул итү пунктына җибәрелде. Уртача уңышы әлегә 60 центнер тәшкил иә. *** 7 сентябрьдә район буенча көндәлек савым 14,3 килограмм тәшкил итте. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,1 килограммга артыграк. *** Район хуҗалыкларында барлыгы 11389 гектарда арыш чәчелде. Бу планда билгеләнгәнгә карата 87 процент тәшкил итә. *** Бу көннәрдә район комиссиясе авыллардагы мәдәният учреждениеләренең кышкы шартларда әзерлеген тикшереп йөри. Кичә Яңа Балтач, Тайняш, Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәләрендә урнашкан авыл мәдәният йортлары һәм клубларның әзерлеге тикшерелде. Комиссия әгъзалары биналарының торышына, казанлыкларының әзерлегенә аеруча зур игътибар бирә.
|