Әлеге вакытта хуҗалыкларда печән, сенаж кебек мал азыгы әзерләү чорының иң кызган мәле. Игенчеләр җәйге көннең һәр сәгатен нәтиҗәле үткәрергә омтыла. Шул уңайдан "Үзәк” машина-технология станциясенең "Знамя” бүлекчәсе уңганнары да малларны уңышлы кышлату өчен азык әзерләүдә бар көчләрен салалар. Хуҗалыкта хәзерләү эшләре тоткарлыксыз бара. Биредә бодай, арпа, солы, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм башка культуралар игелә. Бүгенге көндә 380 гектар мәйданнан 600 тонна печән хәзерләнгән. Печән чабуда булдыклы егетләр: "Мак Дон” комбайнында Рәвил Фәттәхов, "МТЗ-82” тракторларында пресслап торучы Илсур Муллаянов, Вадим Диникеев, Алмаз Шәмсетдинов һәм "Т-150”тракторлары белән печән төргәкләрен басудан ташучы Ришат Хәбиров, Рәфис Дәүләтов өлгергәнлек күрсәтә. Тырыш механизаторлар һәр көннең кадерен белеп эшләгәнгә күрә 200 гектар җирдән 1900 тонна хуш исле сенаж урып алып салынган. "Полесье” комбайннарында Финат Вәлиев, Алмаз Сибәгатуллин, Фәнзил Диләвиров, Данил Хәбиров җа-ваплылык тоеп, кызу темпта сенажга чаптылар, ә инде "Камаз” автомобильләрен йөртүче эшкә намус белән караган Фәрит Әхмәтшин, Фларит Нурлыгаянов, Айдар Сабиров, Айрат Мадияров, Фәндүз Хәмидуллин вакыт белән исәпләшмичә хезмәт салалар. Әлеге вакытта Рифат Тәмимдаров "Джон-Дир”тракторында 20 гектар җирне туңга сөрде дә инде. Менә нинди уңган, булдыклы ир-егетләр эшли биредә. Гомумән, малларны уңышлы кышлату өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылачак, дигән ышаныч бар. Айгөл Миргазова.
|