Четверг, 02.05.2024, 19:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 9 » Мал кышлату башланды
07:32
Мал кышлату башланды
Республика көнен каршылап
Район терлекчеләренең агымдагы елның 9 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Шушы тармак эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләргә багышлап бүген “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәсе үтәчәк. Анда башкарылганнарга анализ ясалып, алдынгы хезмәт коллективлары, яхшы эш күрсәткечләренә ирешкән белгечләр, терлекчеләр бүләкләнәчәк. Район терлекчелек тармагындагы эшләр белән кыскача таныштырып үтүне сорап хәбәрчебез авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Ильяс Йосыповка  мөрәҗәгать итте.

– Агымдагы елның 1 октябренә безнең районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 24891 баш терлек, шул исәптән 7549 савым сыеры, 1394 ат исәпләнә, – диде Ильяс Илшат улы. – Бу чорда сөт җитештерү 12 хуҗалыкта артты. Күмәк хуҗалыклар тарафыннан барлыгы 35425 тонна сөт җитештерелде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 105,6 процент тәшкил итә. Район буенча һәр сыердан 4693 килограмм сөт савып алынды, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 175 килограммга күбрәк. “Герой” (5950 кг), “Заря” (5546 кг) кооперативларында һәм җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә (5397 кг) уртача савым күрсәткече иң югарысы.

1 октябрьгә район хуҗалыкларында 2636 тонна тере авырлыкта ит җитештерелде.  Бу чорда тәүлеклек артым алу сыер маллары төркемендә 641 грамм тәшкил итте. “Базы” (770 гр), “Победа” (766 гр) кооперативларында һәм “Байбулат” җәмгыятендә (703 гр) артым алу буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Бүгенге көндә барлык терлекләр дә җәйләүләрдән фермаларга күчерелде. Ферма биналары тулысынча әзер. Мал кышлату чоры баш-ланды. Терлекләрдән планлаштырылган күләмдә продукция алу өчен сыйфатлы азык хәзерләнде. Һәр шартлы малга исәпләгәндә   40 центнер азык берәмлеге туры килә.
Ленин исемендәге, “Базы”, “Волга”, “Октябрь”, “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативларында һәм “Юлдаш” җәмгыятендә “500 ферма” республика программасы гамәлгә ашырыла. Берничә фермада эшләр төгәлләнүгә таба бара. “Базы”ның Юмаш һәм Рапат сөтчелек фермаларына җиһазлар урнаштырыла, ноябрь аенда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Терлекчелек  тармагының нәтиҗәлелеген тагын да күтәрү максатында “500 ферма” республика программасында катнашучы хуҗалыкларга фәнни ярдәм дә күрсәтеләчәк. Башкалабыздан килгән белгечләр малларның мөмкинлекләрен өйрәнеп һәм азык базасына нигезләнеп рацион төзүдә ярдәм итәчәкләр. Малларның үзенчәлегенә карап ашату, һичшиксез, продуктлылыкны арттыруга булышлык итәчәк.
Әлеге вакытта продукция җитештерүдә тотрыклылык саклана. 7 октябрьдә район буенча 974 центнер сөт җитештерелде. Бу узган елгы күрсәткечтән 55 центнерга артык. Көндәлек савым – 13 килограмм, ягъни һәр сыердан үткән елдагыдан 800 граммга артык сөт савып алына. 
Бүген терлекчелектә төп бурыч – малларны кышлатуга күчерү чорында продуктлылыкны киметмәү, терлекләрне уңышлы кышлату, продукция җитештерүне арттыру. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәр фермада, хезмәт коллективында эшне дөрес итеп оештыру кирәк.
Рәшит Вахитов язып алды.
Просмотров: 728 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск