Пятница, 03.05.2024, 11:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 23 » Мәдәниятчеләр мәнфәгате сагында
10:38
Мәдәниятчеләр мәнфәгате сагында

Узган атнада мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы оешмасының хисап-сайлау җыелышы үтте. Аның эшендә әлеге оешманың республика комитеты рәисе Александр Владимирович Кузьменко һәм муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев катнашты. Утырышны мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Зөһрә Әкрам кызы Фазлыева ачты һәм алып барды.

Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылды. Иң тәүдә 2009-2014 елларда район мәдәниятчеләре профсоюзының эшчәнлек йомгаклары бәян ителде. Бу турыда аның рәисе Зөһрә Әкрам кызы Фазлыева тәфсилле чыгыш ясады. Ул әлеге тармакка караган учреждениеләрдәге беренчел профсоюз оешмаларын атап үтте, һәркайсында тәгаен башкарылган эшләрне барлады, мактаулы яклары белән бергә эшләп җиткерелмәгәннәрне дә атап үтте. Профсоюз оешмаларының тоткан роле турында да сөйләде, аларның гади хезмәт кешеләре мәнфәгатьләрен яклау өчен никадәр тырышлык күрсәтүләрен дә санап китте.
Атап әйткәндә, һәр коллективта күмәк килешү төзешеп эшләүнең хезмәткәрләр өчен никадәр әһәмиятле булуы ассызыкланды, төрле чаралар уздыруда профсоюзларның роле, фидакарьлек күрсәтүчеләрнең хезмәтен бәһалауда өлеше бәян ителде. Мәсәлән, Русия профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы, башка ведомстволы бүләкләр алучыларга дәүләт күләмендә социаль ярдәм алу мөмкинлеге тудырылуы, “хезмәт ветераны” исемен алуның күп ташламалардан файдалану хокукы бирүе гади хезмәт кешесе өчен никадәр әһәмиятле икәнлеген дәлиллисе юктыр.
Доклад буенча фикер алышуларда район үзәкләшкән китапханәләр системасы директоры Эльвира Әхәт кызы Газизова, крайны өйрәнү музее директоры Айдар Хәйдәр улы Басыйров, БР “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов чыгыш ясап, соңгы биш ел дәвамында гына түгел, гомумән, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы оешмасының районда оешкан мәленнән үк никадәр файдалы эшләр башкаруын дәлилләде, аның ике дистә ел буе тынгысыз җитәкчесе булган Зөһрә Әкрам кызы Фазлыеваның фидакарьлегенә бәһа бирде.
Артабан 2009-2014 елларда профсоюз оешмасы эшчәнлеге туында ревизия комиссиясе хисабы тыңланды. Тәгаен саннар белән дәлилләнелгән керемнәр һәм чыгымнар турында бәян иткәндә аңлашылмаучанлык белдерүчеләр табылмады.
Чиратта мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының яңа комитетын сайлау булды. Залда җыелган 130 әгъза бертавыштан анда җиде кешене – БР “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Дилбәр Мансаф кызы Исхакованы, район мәдәният йортының компьютерлар буенча методисты Ләйсән Дамир кызы Латыйпованы, үзәкләшкән биләмәара китапханәләр системасының беренчел оешмасы җитәкчесе Раушания Радик кызы Латыйпованы, район мәдәният бүлеге баш бухгалтеры Гөлсинә Рәмзис кызы Фәйзуллинаны, район мәдәният йорты бухгалтеры Резеда Наил кызы Миһранованы, район мәдәният йорты директорының халык иҗаты буенча урынбасары Розалия Лиф кызы Хафизованы, крайны өйрәнү музее методисты Фәнә Фәрит кызы Хаҗиеваны сайлап куйды. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисен алар үзләре тиздән үтәчәк пленумнарында сайлаячак.
Көн тәртибенә чыгарылган азаккы мәсьәлә тиздән үтәчәк республика профсоюзларының хисап-сайлау утырышына район мәдәният хезмәткәрләре арасыннан делегат сайлауга кагылышлы булды. Регламентка ярашлы, мондый хокук район комитеты рәисенә бирелә һәм җыелучылар бертавыштан яңа сайланылачак рәискә анда делегат мандаты да бирде. Шулай ук алар киләчәктә дә республика мәдәниятчеләре мәнфәгатьләре сагында Александр Владимирович Кузьменконы күрергә теләвен белдерде.
Сүз алып, Александр Владимирович районыбызда мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы эшчәнлегенә югары бәһа бирде. Чакмагыш тарафында хезмәт салучыларның һәрвакыт фидакарьлек белән аерылып торуларын телгә алды, оешма эшчәнлегенең үзбиеклегендә булуын дәлилләде. Күпьеллык намуслы хезмәтен бәһалап, Зөһрә Әкрам кыы Фазлыевага Мактау грамотасы тапшырды һәм аның тәҗрибәле, энергиясе тагын озак елларга Чакмагыш данын арттыруга хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде. Соңыннан бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә югары бүләкләр һәм кыйммәтле приз-лар тапшырылды.
Фәнис Әмирханов.
 
Просмотров: 671 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск