Пятница, 03.05.2024, 20:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 5 » Хезмәт кешесе беренче планда
09:24
Хезмәт кешесе беренче планда

Президент Мөрәҗәгатьнамәсе – төп программа документы

30 октябрьдә Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайга һәм республика халкына Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясады. Республика башлыгы Рөстәм Зәки улы үзенең чыгышында республиканың  киләчәктә икътисадый, социаль, рухи-мәдәни өлкәләренең төп үсеш юлларын билгеләде. Республикабызның төрле өлкәләрдәге тотрыклы үсешен бәян итеп, ул төп игътибарны хезмәт кешесенә, аның мәнфәгатьләрен яклауга, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтте, бу юнәлештә башкарылганнарны саннар һәм фактлар белән дәлилләде. Башкортстанда ирешелгәннәр республикада яшәүче берничә буын кешеләренең тырышлыгы белән яуланды. Хезмәт  кешесе илебезне үстерүдә төп рольне уйный, Башкортстаныбызның алга баруын тәэмин итә, дип бил-геләде. Гомумән, хезмәт темасы Мөрәҗәгатьнамәдә төп урынны алып торды. Безнең республикада соңгы берничә елда эшсезлек 40 процентка кимеде. Җитештерү куәтләрен арттыру максатында халык хуҗалыгының төрле тармакларына инвестицияләр артты, яңа эш урыннары булдырылды. Рөстәм Хәмитов хезмәт базарында хәл ителмәгән мәсьәләләрне дә күтәрде, яңа тәкъдимнәр кертте. Атап әйткәндә, яңа эш урынннары булдыру, яхшы әзерлекле кадрлар әзерләү, яшь кадрларны производствога җәлеп итү, бу процессларга фәнни яктан нигезләнелгән идарә итү системасын булдыру һәм гамәлгә ашыру кирәклеге  хакында әйтте. Фән белән производство бәйләнешен ныгыту бүген аеруча актуаль  булуын билгеләде. Һөнәри  белем бирүгә игътибарны нык арттырырга кирәк, диде. Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 2010 елда 9 процент булса, хәзер ул 5,4 процент тәшкил итә. 300 мең эш урыны бар, эш тәкъдим итү сорау-ихтыяҗдан өч мәртәбә артып китә. Әмма завод-фабрикаларда эшче көченә ихтыяҗ зур булса да, анда эшкә баручылар азайганнан-азая. Шулай ук демография, миграция мәсьәләләренә дә кагылып үтте. Авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлләр буенча да тәкъдимнәр булды. Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләргә уңайлы шартлар булдырылырга тиеш. Авылда яшәүчеләрдән үзләрендә җитештерелгән продукцияне сатып алуның ышанычлы системасын булдыру кирәк. Әлегә бу юнәлештә аз эшләнгән. Сатып алу системасын булдыру һәм аның  көйле эшләве Көнбатыш илләренең Русиягә карата санкцияләре игълан ителгәндә һәм чит ил товарларын үзебезнекенә алыштырган әлеге вакытта аеруча мөһим.
Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышында мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль өлкәләрдә, торак төзелеше, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы хәлләргә дә кагылды, хезмәтне саклау мәсьәләсе буенча да уй-фикерләрен әйтте. «Безнең алда зур бурычлар тора. Бергәләп, дәррәү эшләсәк, алар үтәлер. Безгә төшенкелеккә бирелергә һич кенә дә ярамый, максатка ирешү өчен бөтен көчебезне, белемне һәм  тәҗрибәне салырга тиешбез», — диде Рөстәм Хәмитов.
Рәшит Вахитов.

 

Просмотров: 553 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск