Республикадагы экология торышына кагылышлы сорауга төбәк башлыгы аеруча җентекләп тукталды. Чөнки әйләнә-тирәклекнең сафлыгы хәзер күпләрне борчый, хафага сала, проблема елдан-ел катлаулана бара. Республикадагы шушы көнүзәк проблеманы хәл итүгә игътибар кирәклеген билгеләп, ул болай диде:
–Кайбер сәнәгать предприятиеләре экологиягә төкереп карый, халыкны агулауны дәвам итә. Һавага зарарлы матдәләр очыра. Кызганычка каршы, аларны ачыклау авыр. Август аенда гына да Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына йөздән артык кеше химик матдәләр исеннән зарланып мөрәҗәгать иткән.
Әйе, Уфада җәй уртасында булган шушы хәлне күпләр хәтерлидер. Һавада формальдегид, хлорлы водород микъдары нормадан берничә тапкыр артып китү сәбәпле, шәһәрнең Черниковка өлешендә хәтта сулыш алу кыенлашты, аның сасы исе тын юлларына үтеп керде. Бу уңайдан Рөстәм Зәки улы үз фикерен кискен итеп әйтте, табигатьне саклау буенча федераль һәм урындагы органнарның ашыгыч рәвештә тиешле чара күрмәвен тәнкыйтьләде. "Мондый очракта алар яшен тизлеге белән эш итәргә тиеш. Әмма барысы да Президент команда биргәнне көтә. Без Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы җитәкчелеген алмаштырачакбыз, чөнки алар килеп туган хәлне дөрес бәяли белмәде”, – диде.
Экологик проблемаларны хәл итү турында сүз барганда Президент кайбер яңалыклар турында әйтте. Республикага җәлеп ителгән инвесторлар белән Башкортстанда яңа җитештерү куәтләре ачу хакында килешүләр төзелүен, атап әйткәндә, бездә чүп-чар эшкәртү заводы төзү планлаштырылуын бәян итте.
–Без завод төзү өчен ике компанияне сайлап алдык. Алар предприятиене үз исәпләренә төзиячәк. Чүп-чарны эшкәртеп, ягулык җитештерү күздә тотыла, – диде. Рөстәм Хәмитов әңгәмә вакытында тагын берничә әһәмиятле проектлар турында да үз фикерен җиткерде. Республика халкы өчен аеруча мөһим булган проектларның берничәсе – Уфа аэропортын реконструкцияләүгә, Затон бистәсеннән килүче юлда күпер төзүгә федераль үзәктән акча бирмәкчеләр. Вәгъдә ителгәннәр үтәлсә, бу респуб-лика өчен зур ярдәм булачак.
Юллар турында сүз чыккач, Президент юл төзүчеләр эшенә дә күпмедер бәһа бирде, эшнең сыйфатын тагын да яхшыртырга кирәклеген ассызыклады. Югыйсә, юлларыбыз заман таләпләренә ярарлык түгел, сыйфат күрсәткечләре түбән. 2012 елда юллар төзү һәм төзекләндерүгә Башкортстанда барлыгы 9 млрд сум бүленгән. Чагыштыру өчен – элекке елларда ул 2-3 млрд сумнан артмый иде. Рөстәм Хәмитовның әйтүенчә, юл төзүчеләрнең чынбарлыкта көчләре чикле. Алар булган бар конкурсларда катнашканнар, әмма көчләре-мөмкинлекләре чамалы булу сәбәпле, үз өстенә алган эшләрен аткарып чыгуда өлгерә алмыйлар. Шул сәбәпле, эштә өзеклекләр барлыкка килә, сыйфат ягы да аксый. "Мин алдагы көннәрдә алар көчләрен туплый алырлар һәм "Уфа-Аэропорт”, "Уфа-Белорет” трассаларында һәм Салават Юлаев проспектындагы эшләрне тәмамларлар, дип ышанам”, – диде ул шушы уңайдан. Республикада юлларның сыйфатын тикшерү лабораториясе һәм вак таш карьерлары булмавы да зур кыенлыклар тудыра. Киләчәктә бу мәсьәләләрне дә уңай хәл итәргә кирәк булачак. Шунсыз заманча юллар төзү мөмкин түгел.
Рөстәм Хәмитов әңгәмә вакытында башка күп төрле сорауларга да җавап бирде. Аерым алганда, 2015 елда Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИК саммитларына, узган атнада "Невинность мусульман” дип исемләнгән кинофильмны Интернет челтәренә куйганнан соң гарәп илләрендә туган зур гауга, Русиядә 1990 елларда бирелгән сүз иреге, узган атнада илебезнең кайбер шәһәрләрендә үткән "Миллионнар маршы” протест акцияләре уңаеннан бирелгән сорауларга да Президент тулы, анык җавап бирде, теге яки бу мәсьәлә буенча үзенең ныклы сүзен әйтте. "Власть халык өчен эшли”, дигән төп фикере әңгәмәнең башыннан азагына кадәр дәвам итте.
Тагын шуны да әйтергә кирәк, республика икътисадына кертелгән инвестицияләр турында сөйләгәндә Рөстәм Хәмитов Чакмагышта яңа төзелгән сөт заводын да телгә алып үтте. Район җитәкчелеге шәхси инвесторны – Бөре шәһәре бизнесменын җәлеп итеп, район үзәгендә яңа сөт заводы төзүгә ирешкән. "Мондый ике яклы файдалы хезмәттәшлек хуплауга лаек, ул халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуга булышлык итә”, – дип билгеләде Президент.
Рәшит Вахитов.