Пятница, 03.05.2024, 17:51

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 27 » Халыкның иминлеген тәэмин итү өчен
08:50
Халыкның иминлеген тәэмин итү өчен

Муниципаль район хакимиятендә

Русия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать казалары нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министры В.А.Пучковның гражданнар обронасы турындагы карарына ярашлы һәм район халкын, аның биләмәсен тыныч тормыш һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрдән саклауга әзерлекне күтәрү максатында муниципаль район хакимияте агымдагы елның 4 октябреннән 4 ноябренә кадәр гражданнар оборонасы айлыгы игълан итте. Айлыкны үткәрү турында кабул ителгән әлеге карарда үткәреләсе чаралар планы расланды, шушы планга ярашлы предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренә гражданнар оборонасы айлыгын үткәрү буенча эш оештырырга кушылды.
Муниципаль район хакимияте тарафыннан октябрь аенда кабул ителгән тагын бер карар район биләмәсендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә кагыла. Ул “Башкортстан Республикасы биләмәсендә көзге-кышкы чорда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча еллык комплекслы чаралар турында”гы Башкортстан Хөкүмәтенең агымдагы елның 14 сентябрендә кабул ителгән 319 санлы карарын үтәү йөзеннән – көзге-кышкы чорда районда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында кабул ителде.
Карарда составына авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, торак оешмалары һәм ирекле янгыннан саклану отрядлары җитәкчеләре кергән янгын профилактикасы буенча җәмәгать инспекторлары исемлекләрен яңарту, халыкны янгын хәвефсезлеге чараларына һәм ут чыккан очракта эш итәргә өйрәтүне һәм укытуны оештыру бурычы куела.
Авыл хуҗалыгы бүлегенә, хуҗалык җитәкчеләренә ашлык, мал азыгы, техника саклау, кабул итү һәм эшкәртү урыннарын янгын хәвефсезлеге таләпләренә ярашлы хәлгә китерергә, бу урыннарны комиссион тәртиптә тикшереп чыгарга кушылды. Терлекчелек фермаларын беренчел янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин итәргә, складларда, терлекчелек биналарында, казанлыкларда электр җиһазларын һәм корылмаларын хезмәтләндерү буенча чаралар күрергә кушылды.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек итү бүлегенә закон кысаларында халык күп җыела торган урыннарда, Яңа ел бәйрәме чараларында (мәгариф, мәдәният, спорт оешма-учреждениеләрендә, күңел ачу үзәкләрендә, төнге клубларда, кафе-рестораннарда) пиротехника продукциясе сакланган һәм сатылган урыннарда, шулай ук энергетика, торак-коммуналь хуҗалыклары объектларында һәм җылыту казанлыкларында, беренче чиратта социаль өлкәләрне хезмәтләндерүче объектларда, торак фондында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерергә тәкъдим ителде. Район “Игенче” гәзите һәм “Чакмагыш телевидениесе» редакцияләре белән берлектә авылларда һәм милекчелекнең барлык төрендәге оешмалар объектларында янгыннарга юл куймауга юнәлтелгән мәкаләләр һәм тапшырулар циклын әзерләргә.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлегенә бу чорда авылларда һәм икътисад объектларында зур янгыннар чыккан очракта җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәргә әзер булырга, пиротехника продукциясе сакланган һәм сатылган урыннарны тикшерү үткәргән вакытта урындагы үзидарәлек органнарына һәм күзәтчелек итү бүлегенә ярдәм итәргә, шулай ук янгын чыгуны кисәтү, административ-хокукый һәм башка закон тәртибен бозуларны булдырмау максатында подвал һәм чарлак бүлмәләрен, сүтеп алынасы, буш торган йортларны, гаражларны, вагончыкларны һәм башка урыннарны тикшергәндә аларга ярдәм күрсәтергә, диелә әлеге карарда.
Янгын чыгу куркынычы зур булган көзге-кышкы айларда төрле милек формасындагы оешмалар җитәкчеләренә үзләренең хезмәткәрләреннән ирекле янгын сүндерү формированиеләре оештырырга, объект биләмәсендәге янгын сүндерү гидрантларын, баскычларын һәм ут сүндерү җиһазлары урнаштырыла торган урыннарның төнге вакытта яктыртылуын, янгын-коткару техникасының биналарга каршылыксыз үтеп керүен, су белән өзлексез тәэмин итәргә кушылды.
Төрле билгеләнештәге объектларны ирекле янгын каравылы һәм янгын-техник комиссияләр көче белән тикшереп чыгарга, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган очракта – аларны бетерү чарасын күрергә. Аеруча электр энергетикасы, торак-коммуналь хуҗалыгы объектларына һәм ягулык казанлыкларына ныклы игътибар итәргә, беренче чиратта социаль өлкәне, торак фондны хезмәтләндерүче объектларны тикшереп чыгарга.
Янгыннарга каршы су белән тәэмин итү объектларын (янгын сүндерү гидрантлары, суалгыч башнялар) тикшереп чыгарга, аларның һәрвакыт төзек, эшкә яраклы хәлдә булуына ирешергә. Административ биналарда һәм җитештерү участокларында янгын хәвефсезлеге чаралары турында күргәзмә агитация материалларын урнаштырырга.
Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре бозылган объектларда бәйрәм чараларының үткәрелүенә юл куймаска, ябык бүлмәләрдә пиротехника әйберләрен куллануны тыярга, хезмәткәрләр белән янгын куркынычы булган җиһазларны файдаланганда янгын хәвефсезлеге чараларын үтәү турында инструктаж, кеше күп йөри торган объектларда янгын чыккан очракта халыкны эвакуацияләү буенча персоналның ничек эш итә белүгә әзерлеге буенча кварталга бер тапкыр практик занятиеләр үткәрергә.
Урындагы үзидарәлек органнарына ел саен көзге-кышкы чорда “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәлекне оештыруның төп принциплары турында” федераль законга ярашлы беренчел янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә, декабрь аенда янгын хәвефсезлеге айлыгы үткәрергә тәкъдим ителде. 
Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итү гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиевка йөкләтелде.
Просмотров: 664 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск