Понедельник, 29.04.2024, 08:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июль » 15 » Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
09:48
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Озак еллар буена район "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләренең тугры теләктәшләре исәбеннән төшмәгән дусларыбызны, шулай ук басмаларыбыз белән яңа таныша башлап, аның белән дуслашырга теләүчеләрне күңелле хәбәр белән сөендерәбез: агымдагы елның 1 июленнән 31 августына кадәр киләсе 2014 елның беренче яртысына һәм шулай ук редакциягә килеп, яки аның хезмәткәрләре һәм матбугат басмаларына яздыручы дусларыбызда тоташ еллык язылуны быел икенче яртыеллыктагы хаклар белән гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирелә. Икенче төрле әйткәндә, шушы чорда сез "Игенче”гә 6 айга 395 сум 74 тиенгә, "Сакмагош саткылары”на 90 сум 84 тиенгә язылып куя аласыз.  Редакция печате һәм тәртип саны куелган еллык язылу квитанцияләрен шул рәвешле 791 сум 48 тиенгә "Игенче”, 181 сум 68 тиенгә "Сакмагош саткылары” гәзитләренә тутыртып алып була. Бер үк вакытта ниндидер сәбәпләр белән быелгы икенче яртыеллыкка язылырга өлгерми калган дусларыбыз моны һәр айның 20нче көненә кадәр эшләп өлгерсә, яраткан басмалары чираттагы айның беренче көненнән үк килә башлаячак. Әйтик, бүгеннән алып 20 июльгә кадәр арада почта бүлекчәсенә барып, яки почтальонны урамда очратып (өйгә чакыртып алырга да мөмкин), язылуны дәлилләп, акчасын түләп, квитанция тутыртып аласыз икән – 1 августтан почта тартмагызда яраткан "Игенче”гез дә, "Сакмагош саткылары”да һәр атнаның сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә (бәйрәмгә туры килсә, кичектерелүе ихтимал) сезне сөендереп торачак.
Хөрмәтле райондашлар! Мәгълүмат чараларының әллә нинди камилләшкән алымнары да беркайчан да, халык телендәгечә, "ташка басылган” мәгълүматка көндәш (конкурент) була алмаячак. Радио, телевидение барлыкка килгәндә дә гәзит-журналларга көн бетә дигәннәре дөрескә чыкмады, интернет чорында да шулай булачак. Район гәзитләре, белүегезчә, һәрвакыт халык белән, алар мәнфәгатьләре сагында.
Әйдәгез, шушы мөмкинлек булганда киләсе елга да үзебезгә отышлы шартларда гәзитләребезгә язылып калыйк. 1 сентябрьдән яңа подписка кампаниясе, һичшиксез, хакларның сизелерлек арта төше белән башланачак. Күрүегезчә, тарифларга хак арту бу юнәлештә дә эзсез калмаячак. Ашыгыйк, дуслар, үзебезгә файдалы мөмкинлекне ычкындырмыйк әле!
Мөхәрририят.

Просмотров: 578 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск