Башкортстан Республикасында Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар һәм инвалидларның җәмәгатьчелек оешмаларының координацион советы агымдагы елның 15-16 сентябрендә Ишембай шәһәрендә террорга каршы көрәш буенча текләктәшлек көне уңаеннан спартакиада үткәрә. Анда Башкортстанда яшәүче кораллы бәрелешләр ветераннарының район һәм шәһәр җыелма командалары көч сынашачак. Һәр команда бишәр әгъзаны берләштерергә, аның җитәкчесе – урындагы ветераннарның җәмәгатьчелек оешмасы рәисе булырга тиеш. Спартакиада 15 сентябрьдә иртәнге 10да Ишембай шәһәрендә башлана. Анда катнашуга бәйле белешмәләр белән оештыру комитеты әгъзалары Наил Сәмигулла улы Гыйззәтуллин (телефоны: 8-989-959-75-55); Рәшит Мари улы Әхмәдияров (8-927-081-28-62), Альберт Аркадьевич Гыйззәтуллинга (8-960-389-54-78) мөрәҗәгать итәргә. Илвера Шәймөхәммәтова, БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Дүртөйледәге идарәлегенең Чакмагыш бүлеге начальнигы.
|