Суббота, 04.05.2024, 00:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 3 » Күркәм эшләре күзгә бәрелеп тора
07:20
Күркәм эшләре күзгә бәрелеп тора
Тугыз авылны үз эченә алган Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә авыл биләмәләре башлыклары, район оешмалары вәкилләре катнашлыгындагы чираттагы семинар җәйнең соңгы көннәренең берсендә, мәктәпләрдә яңа уку елы башланыр алдыннан үтте. Табигый, анда катнашучыларны  биредәге белем учакларының моңа әзерлеге дә кызыксындырды.
Семинарда катнашучылар биләмә белән танышуны Иске Үзмәш авылыннан башладылар. Алтмыштан артык йорт хуҗалыгын берләштергән бу авылда урындагы "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы көче белән бик күп эшләр башкарылган: урамның буеннан-буена юл күтәртелеп, комташ җәеп, тигезләтелгән, авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты һәм кооператив  магазинын бер түбә астына туплап, түбәсен профнастил калае белән әйбәтләп ябып, эчләрен яхшылап ремонтлаганнар. Халык ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек менә дигән тамаша залы, китапханәсе булган мәдәни учак, беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган медицина пункты, көндәлек кирәк-яраклар белән өзеклексез тәэмин итүче кибет булудан һәммәсе дә канәгать. Авылда яшәүчеләрнең күбесе яхшы шартлар тудырылган терлекчелек фермасында, кооперативның башка тармакларында эш белән мәшгуль, урамнар таза, электр уты, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Балалар саны әз булганлыктан, аларны Митрә-Әюп урта мәктәбенә автобуста йөртеп укыту отышлырак килеп чыккан, авыл халкыннан бу җәһәттән бер дәгъва да юк.
Икенче тукталыш Митрә-Әюп авылында булды. Биләмә башлыгы Анатолий Васильевич Антонов тәүдә яхшылап эшләнгән каты көнкүреш калдыклары полигонын күрсәтте. Биредәге тирә-ягы туфрактан вал өстенә тимер челтәр белән әйләндереп алынган чүп түгү урыны авылдан читтәрәк, уңайлы юлы да бар, көнкүреш калдыклары тәртип белән урнаштырыла һәм туфрак катламы белән каплана тора. Тирә-юньдәге табигатьне дә пычратмый, кешеләргә дә зыяны юк. Артабан матур табигать кочагында – урман буенда урындагы эшкуарлар көче белән эшләнгән ял урынын карадылар. Түбәсе ябулы, яңгыр-җилдән ышыкларга япма элү мөмкинлеге булган, кирәк ваытта күчмә генератор ярдәмендә электр уты белән яктырыла алырлык бу урынны авылдагылар үз итәргә дә өлгергән инде, бик теләп күңелле кичәләр уздыралар икән. 
Митрә-Әюплеләр рәхәтләнеп ял да итә, җиң сызганып эшли дә белүләрен һәрдаим күрсәтеп торалар. Биредәге мәдәният йортында да зур күләмле эшләр башкарылган, клуб эче ялт итеп тора, яңарак кына казанлыкта төзекләндерү эшләре тәмамланган һәм у бүгеннән җылыту сезонына әзер. Янәшәдә генә район кулланучылар җәмгыяте магазинында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Биләмә башлыгы белдерүенчә, якын арада хуҗалык техникасы тагын да бер зур эшкә җәлеп ителәчәк – авыл урамында буйдан-буйга яхшылап юл күтәртеп, комташ җәеп чыгачаклар. Перспективада – аны асфальт өслекле итү дә.
Митрә-Әюп урта мәктәбе ялт итеп калган – ремонт эшләре беткән, сыйныф бүлмәләре бүгеннән укучыларны кабул итәргә әзер. Мәктәп яны участогында чәчәк түтәлләре арасында пластик шешәләрдән ясалган пальма агачлары, җәнлек-җанвар макетлары күз явын алып торырлык.
Иске Почкак авылында да күзгә ташланып торган үзгәрешләр күп. Урам юлы яхшылап тигезләнелгән, мәдәни үзәктә яхшы ремонт үткән. Клуб мөдире Фируза Таңгатарова үз биләмәсе белән таныштырганда горурлыгын һәм сөенечен яшермәде, биредә дә рәхәтләнеп эшләр өчен һәм халыкка мәдәният нуры тарату өчен шартлар җитәрлек. Бездән алда гына район үзәгеннән ветераннар оешмасы әгзалары концерт куеп сөендергәннәр, башка чаралар да еш үтә икән. Ярыйсы гына бай китапханә фондына ияләр. Һәркайда яхшы ремонт үткән. Белем учагы сакланып калуы, сабыйлар күңеленә изгелек орлыклары салучы укытучылар булу авыл халкында канәгатьлек хисе уята.
Чираттагы авыл – Уйбулат та төзеклеге, пөхтәлеге белн үзенә җәлеп итеп тора. Биредә дә төзү-төзекләндерү эшләренә зур чыгымнар юнәлтелгән, бөтен социаль объектлар эш хәлендә, урамнарда тәртип, йорт-куралар төзек. Кыскасы, һәркайда пөхтәлек күзгә ташлана. 
Каратал авылында да зур эшләр башкарылган. Биредәге башлангыч мәктәп тә бүгеннән укучыларны кабул итәргә әзер, мәдәният йортында да һәрнәрсә тәртиптә, урам төзек, авыл очындагы иген келәтләре һәм машина-трактор паркы ихатасындагы комбайннар монда үз эшен яратып башкаручы туган җиренең чын патриотлары яшәвен ачык күрсәтә. Яңа Семенкино авылында буралап, сырлап-бизәп эшләнгән чыгырлы кое игътибарны үзенә җәлеп итә. Күптән түгел авылдашлары – Советлар Союзы Герое Василий Николаевның бюсты да куелган обелиск та нур һәм ямь өстәп тора. Урамнарда тулы тәртип, авылга кергән өлештә яхшылап асфальт түшәлгән, киләчәктә аны бөтен авылга җәяргә исәплиләр. Халык матур яши, йортлары төзеклеге, матурлыгы белән аерылып тора.
Биредә дә чүп түгү полигоны заман таләпләренә җавап бирерлек итеп яңартылып эшләнгән. Төзелеш өчен кызыл балчыгы алына барган урынга көнкүреш калдыклары өелә һәм өсте капланыла тора.
Биләмә үзәге – Юмаш авылында төзелешләр кайнап тора. Быел 200 еллыгын бәйрәм итәргә җыенучы авыл яшәрә, матурлана һәм төзекләнә бара. Кооператив көче белән төзелгән тораклар Яшьләр урамы булып сузылган, андагы бөтен уңайлыклар тудырылган йортларда бирегә килеп оя корган белгечләр, яшь гаиләләр дөнья көтә. Тынычлык урамында яңа түшәлгән асфальт әле катып та өлгермәгән, махсус техника күрше участокларга күчәргә җыена иде. Мәдәният йортының түбәсе, тышы профнастил белән йөзләнгән, эчендә зур ремонт бара. Икенче каты төзекләндерелеп беткән, тамаша залы тамырыннан үзгәргән, шәһәр мәдәният сарайларына биргесез. Урта мәктәптә яңа буяу исе кибеп тә бетмәгән әле, биредә укытучылар һәм укучылар Белем көне бәйрәменә соңгы әзерлек эшләре белән мәшгуль. Гомумән, биләмәдә барган үзгә-решләр бары уңай тәэсирләр генә калдырды. Әйтик, биредәге чүп тү-гү полигоны да, мал үләксәләрен утильләштерү базы да өлге булырлык, юл буйларында корыган агачларны кисеп, чит-читләрдә ныклы тәртип урнаштыра баралар.
Яңа Семенкино һәм Юмаш авылларында гыйбадәтханәләр (чиркәү һәм часовня) төзү планнары да тормышка ашачагына шик юк. Биредәге тырыш һәм уңган халык, аларның булдыклы җитәкчесе – Русия һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның хәстәрлеге, муниципаль район хаки-миятенең һәрьяклап ярдәм күрсәтеп торуы планлаштырылган һәр эшнең җиренә җиткереләчәгенә ышанычлы гарантия булып тора.
 Семинарның йомгаклау өлеше Юмаш урта мәктәбендә үтте. Тәүдә биләмә башлыгы Анатолий Васильевич Антонов күз белән күреп чыкканнарны саннар теле белән дәлилләде, якын киләчәккә планнары белән уртаклашты, бирелгән сорауларга җавап бирде. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов йомгаклау сүзе белән чыкты. БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Нефтекама төбәк идарәлеге дәүләт инспекторы Наил Рәшит улы Газизов күрелгәннәр турында тәэссоратлар белән уртаклашты, һәр биләмәгә кагылышлы киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Фәнис Әмирханов.
Автор фотолары. 

Просмотров: 649 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск