Пятница, 03.05.2024, 07:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 28 » Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре
10:18
Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре

“Валдай” халыкара дискуссия клубы утырышы быел Сочидагы “Олимпия” спорт комплексында үткәрелде. Анда 25 илдән 108 эксперт, тарихчы һәм политолог (шул исәптән 62 чит ил вәкиле) катнашты. Пленар сессиядә өч көн дәвамында барган очрашуга йомгак ясалды.

Дискуссия клубында сүз дөньяда әлегә кадәр яшәп килгән үзара мөнәсәбәт институтлары сис-темасы һәм халыкара хокук нормалары турында барды. Шушы мәсьәләләргә кагылышлы экспертлар һәм политологлар үзләренең уй-фикерләрен әйтте. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның чыгышы һәм журналистларның сорауларына җаваплары шулай ук төп игътибар үзәгендә торды.
Владимир Владимирович Америка Кушма Штатлары властен Җир шарының төрле төбәкләрендә сәяси тотрыксызлык оештыруда шелтәләде. Хәзерге вакытта дөньяда яңа тәртип урнашуга кагылышлы фикерен әйтте. СССР таркалгач, Җир шарында бер полярлы дөнья урнашты. Америка Кушма Штатлары үзләрен дөньяның төп хуҗасы итеп тоя, хәтта хакимлек итә башлады. Аларның Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек советы рөхсәтеннән тыш үзенә ошамаган илләрне (Югославия, Ирак, Ливия, Сирия һәм башкалар) бомбага тотуы, төрле яклап басым ясавы, үз геополитик мәнфәгатьләрен генә кайгырту кебек гамәлләре халыкара хокук нормаларын тупас боза, төрле илләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә тот-рыксызлык китереп чыгара, дөньядагы тынычлыкка куркыныч яный. АКШ власте тарафыннан алып барылган империячел, агрессив сәясәт хәтта аның тарафдарларына да нык йогынты ясый. Русиягә карата бер-бер артлы игълан ителгән санкцияләр – шуның бер мисалы. “Без үз эчебездә генә бикләнеп яшәргә җыенмыйбыз, хәзерге заманда алай яшәп булмый. Бу санкцияләр, ягъни Русиянең үсешен тоткарларга маташулар уңышсызлыкка очраячак”, – диде Владимир Путин үзенең чыгышында һәм шул ук вакытта АКШны һәм башка илләрне күпьяклы диалогка, үзара мөнәсәбәтләрне нормальләштерүгә чакырды.
“Валдай” утырышында Украина кризисы, Евросоюз илләре белән хезмәттәшлек итү турындагы темалар буенча да бәхәсле сөйләшүләр барды, тәкъдим-киңәшләр әйтелде.
Русия лидеры Владимир Путинның илнең тышкы сәясәте буенча ныклы позициядә торуы, дөньяда соңгы елларда килеп туган киеренкелек, га-делсезлек, демократиянең бозылуы, сәясәттә ике яклы стандартлар бу-луы турында ачыктан-ачык әйтүе дөньяда зур резонанс тудырды. Анда әйтелгәннәр, ниһаять, дөнья җәмәгатьчелегенә ишетелер, дигән ышаныч артты.
Рәшит Вахитов 
әзерләде.
Просмотров: 601 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск