Пятница, 03.05.2024, 22:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 18 » Юмашта һәм Чакмагышта булган күңелле мизгелләр
08:16
Юмашта һәм Чакмагышта булган күңелле мизгелләр
Узган атнаның шимбәсендә районда берьюлы ике истәлекле вакыйга булды —Юмаш авылына нигез салынуның 200 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары һәм Чакмагышта яңа сөт заводы төзелеп бетеп беренче продукция җитештерә башлавы район тарихында якты эз булып калды. Бу бәйрәмнәрдә Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Эрнст Фәрит улы Исаев, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Валерий Әдһәм улы Мансуров, Вадим Васильевич Соколов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Юмашта бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Авылны төзекләндерү буенча зур күләмле эшләр башкарылган, яңа төзелешләр дәвам итә. Урамнарга асфальт җәелгәч, авыл күркәмләнебрәк киткән. Социаль объектлар ремонтланган. Һәркайда – урамнарда, ихаталарда күз явын алып торучы чәчкәләр авылның тышкы йөзен, яшәгән урынны тагын да ямьләп тора .
15 сентябрьдә истә калырлык күңелле мизгелләр күп булды. Авыл халкы, кунаклар иртәнге якта балалар бакчасы янындагы урынга җыелдылар. Биредә төзеләчәк чиркәү урыны билгеләнеп, махсус дини йола үткәрелде. Бу изге гамәлне Дүртөйле һәм Нефтекама шәһәрләреннән килгән руханилар башкарды. Озак та үтмәс, уртак тырышлык белән бу урында чиркәү калкып чыгар, ул игелек-изгелек урыны булып, авылга нур сибеп торыр.
Аннары халык төп бәйрәм үтәсе урынга ашыкты. Юмаш авылына килеп кергән урында юбилей уңаеннан билгеләнгән чараларны башлап җибәрүгә барысы да әзер иде инде. Олы юл буенда гына матур итеп бизәлгән зур сәхнә урнаштырылган, авылның олысы-кечесе, кунаклар эскәмияләрдә урын алган. Сәхнәнең уң ягында тезелеп киткән тирмәләр алдында учаклар яна, самавырлар кайнап утыра, алар янында милли киемнәрдә мәдәният хезмәткәрләре кайнаша. Алда, юллар чатындагы пирамида сымак эшләнгән калкулыкта, мәһабәт скульптура кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Оста куллар әнә нинди могҗиза тудырган – карап торырлык! Чибәр чуваш кызының матур фигурасы мәрмәр постаментка урнаштырылган, сул кулында иген башаклары көлтәсе, уңында — канатларын җәйгән күгәрчен. Муллык һәм тынычлык символын чагылдыручы бу скульптура – ташта сынландырылган кыз авылга килүчеләргә: "Рәхим итегез! Йортыбыз, күңелебез сезнең өчен һәрчак ачык”, – дип эндәшә кебек.
Менә көтеп алынган мизгел – театрлаштырылган тамаша башлана. Район һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан зур осталык белән башкарылган күренешләр (сценарийны төзүче – район мәдәният йортының художество җитәкчесе Луиза Ишморатова) безне шушы җирдә ике гасыр элек булган хәл-вакыйгаларга алып китә.
Тарихи документлардан билгеле булуынча, унтугызынчы гасыр башында бу тирәләргә төрле милләт кешеләре күченеп килеп урнашалар. Килүчеләрнең күпчелеге Базы елгасының сул ягын үз итә, Камышлы һәм Сыртлан елгалары буена йорт сала. Тиздән Бәйгелде һәм Камышлы, кушылып, бер авыл булып берләшә. Берләшкән авыл Юмаш дип атала. Читтән килүчеләр бу якларда элегрәк яшәгән Почкак Куян авылы башкортларыннан шушы биләмәләрне пай башлангычында сатып ала. 
Шуннан башлап төрле милләт кешеләре бу җирдә сыену табып, бергә-бергә гомер кичерә башлыйлар. Менә шул чактагы тарихи вакыйга – чуаш һәм башка милләт халыкларының башкортлардан җир сатып алу күренеше һәм бергә дустанә яши башлаулары мавыктыргыч итеп тасвирланды да инде. Һәм бу дуслык-татулык, үзара килешеп-аңлашып бергә гомер кичерүләр гасырлар буена дәвам итә. Юмашлылар, бу төбәк халкы дуслык-бердәмлектә көч икәнлеген сүздә генә түгел, ә чынбарлык тормышта раслыйлар.
Сүз Башкортстан Республикасы Президентына бирелде. Рөстәм Хәмитов күңелләргә сеңеп калырлык ялкынлы телмәр белән чыгыш ясады. Тәүдә ул Чакмагыш районының республикада социаль-икътисади яктан ныклы үсешкә ирешүен, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүче алдынгы районнар исәбендә торуын билгеләп үтте. Шушы әйткәннәрен дәлилләп, быел районда тулай продукция җитештерү 2011 елдагыга караганда бер ярым тапкырга артты, диде. "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы менә күп еллардан бирле икътисади күрсәткечләр буенча республика күләмендә алдынгылар рәтендә ышанычлы бара. Кооператив мул уңышлы басулары, ныклы үсеш алган терлекчелек тармагы белән генә түгел, ә эшсөяр, талантлы кешеләре белән дә данлы. Нәкъ менә аларның көндәлек тырыш хезмәте, фидакарьлеге белән ирешелә ул уңышларга. Авылларның социаль йөзен үзгәртү, халыкның тормыш-көнкүрешен, демография хәлләрен яхшырту буенча күп эшләнә. Рөстәм Хәмит улы авыл эшчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, юмашлыларны шушы матур бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. 
Республика башлыгының район һәм кооператив эшчәннәре, Юмаш авылы халкы ирешкәннәргә югары бәһа биреп чыгыш ясавы, башкаларга үрнәк итеп куюы куанычлы. Кооператив яулаган казанышларда, әлбәттә, иң беренче чиратта аның җитәкчесенең өлеше бәһалап беткесез. Үз җиренең чын патриоты Вадим Васильевич Соколов хуҗалыкка 1990 елдан бирле җитәкчелек итә. Ул – Русиядә хәзер киң билгеле шәхес, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, БР һәм РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Халыклар дуслыгы һәм Салават Юлаев орденнары кавалеры. Үзе артыннан кешеләрне ияртә белүче лидер, талантлы, тынгысыз һәм абруйлы җитәкче һәрчак якташларының тормышын яхшырту хәстәрлеге белән, киләчәккә карап яши.
Күркәм эшләре белән газиз туган җирен бизәп яшәүчеләр, бай тарихлы Юмаш авылыннан чыккан күренекле кешеләр күп. Хезмәт алдынгылары данлана, мәртәбәле ветераннар кадер-хөрмәт ителә, яшьләргә төрле ярдәм күрсәтелә. Менә бүгенге тантанада да ике кеше тырышлыклары өчен республиканың югары бүләкләре белән бүләкләнде. Президент  Юмаштагы модельле китапханә-нең әйдәүче хезмәткәре Светлана Мефодьевна Соколованы "Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, "Базы” кооперативының газ белән эретеп ябыштыручысы Валерий Александрович Никифоровны "Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелү белән котлады, таныклыклар тапшырды.
Вадим Соколов, чыгыш ясап, юмашлыларны, авылдашларының шатлык-куанычын уртаклашырга кайткан барлык якташларын бәйрәм белән ихлас тәбрикләде. Авыл хуҗалыгы тармагына даими рәвештә ныклы ярдәм күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә, шәхсән Рөстәм Зәки улына зур рәхмәт әйтте, хөрмәтле кунакка картина бүләк итте.
Кунаклар янәшәдә, юлның икенче ягында урнашкан Бәйгелде базарында да булдылар. Бу базарның элек-электән тирә-якта киң билгеле икәнлеген өлкән буын яхшы белә. Берничә рәткә озын булып тезелгән өстәлләрдә ниләр генә юк! Көзге муллык билгесе булган төрле-төрле яшелчә-җимеш, йорт-ихатада җитештерелгән сөт, ит продуктлары, башка күп төрле азык-төлек, кулдан эшләнгән әйберләр – теләгәнеңне сайлап ал. Рөстәм Зәки улы шушы товарларны карап йөргәндә продукциянең кайда җитештерелүе, сыйфаты белән кызыксынды. Митрә-Әюп авылыннан башлангыч сыйныфлар укытучысы Резеда Каюмова белән әңгәмәләшкәндә ул умартачылык шөгыле турында сорашты. Тормыш иптәше белән кырыктан артык умарта тоталар икән. Бу шөгыль гаилә бюджетына зур файда китерә. Әлбәттә, моның өчен умарта кортлары кебек уңган булырга кирәк. Иске Үзмәштә яшәүче хезмәт ветераны Сәмәрә Сафиуллина үз бакчасында үстергән төрле яшелчә, үзе бәйләгән киемнәр алып килгән. Ул да, башкалар кебек, эшсөярлеге өчен кунаклардан мактау сүзләре ишетте.Аннары Рөстәм Хәмитов һәм аны озатып йөрүчеләр Юмаш авылы, халкының ничек яшәве белән якыннан танышып урамнар буйлап йөреп чыктылар.
Бәйрәм чаралары дәвам итә. Бу көнне авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Җитәкчеләр, өлкән яшьтәгеләр, яшьләр, кунаклар сәхнәгә менеп, күңел түреннән чыккан котлау сүзләрен, күңелгә ятышлы теләкләрен әйттеләр. Сәхнәдән күңелле җырлар озак яңгырады, күңелләрне җилкендереп, биючеләр дәртле биюгә төште. Ә инде әйтеп беткесез куаныч, яхшы кәеф китергән очрашу-күрешү шатлыклары, уртак сөенеч кешеләрне канатландыра, яшәүгә көч-куәт бирә, киләчәккә өмет-ышаныч уята. Буыннар бәйләнеше дәвам итә. Өлкәннәр яшьләргә үткән тормыш турында сөйләделәр, авыл тарихына бәйле кызыклы фактларны искә төшерделәр. Соңыннан урамдагы буйдан-буйга сузылган һәм сый-хөрмәттән сыгылып торган өстәлләр (муллык билгесе!) артында телеңне йотарлык ризыклар белән сыйландылар. 
Бәйрәм ирешелгәннәрне барлау, тарих сәхифәләрен байкау өчен бер сәбәп тә ул. Бу көнне "Базы”кооперативы, авыл тормышы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт өлкәләрендә башкарылган күркәм эшләр, коллективларның уңышлары турында сөйләүче стендлар тирәсендә халык күп булды. Юмаш авылы турында яңа басылып чыккан китапны да тиз алып бетерделәр. Балаларның 1812 елгы Ватан сугышына багышлап төшерелгән рәсемнәр күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. Кыскасы, бу көнне үзеңне рухи яктан баету, авылның үткәне, кешеләре, аларның казанышлары турында мәгълүматны арттыру өчен зур мөмкинлекләр булдырылган иде.
Шушы истәлекле датага – Юмаш авылына нигез салуга 200 ел тулуга багышлап, районның иң оста велосипедчылары стартка бастылар һәм   узышып килделәр.



Просмотров: 928 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск