6 санлы муниципаль автоном мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе – "Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчелеге агымдагы елның 24 сентябрендә капиталь ремонттан соң эшли башлаячагы турында куанып белдерәбез. Муниципаль район хакимияте ярдәме белән өр-яңадан үзгәртеп корылган бакчабызда тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр өчен яхшы шартлар тудырылуга рәхмәтләребез чиксез һәм үсеп килүче яшь буын чакмагышлыларны тәрбияләү эшен тагын да югарырак һәм яңарак биеклеккә күтәрербез, дип ышандырасы килә. Рәмилә Шакирова, "Кояшкай” бакчасы мөдире.
|