Суббота, 04.05.2024, 08:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 18 » Яңа завод, яңа мөмкинлекләр
08:21
Яңа завод, яңа мөмкинлекләр
Кунакларның артабангы эш сәфәре   Чакмагыштагы яңа төзелеп беткән сөт заводында дәвам итте. Төзелеш 2010 ел азагында башланган. Завод ел ярымда төзелеп бетте. Һәм менә шушы көннәрдә истәлекле вакыйга – җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш сөт заводы” җәмгыяте – беренче сөт продукциясе җитештерә башлады. Элекке заводның иске биналары урынында калкып чыккан мәһабәт корпуслар, заманча корылмалар һәм приборлар белән җиһазландырылган иркен, якты цехлар, лаборатория, яңа технологияләр – барысы да сокландыра. Сөт заводындагы эшләр белән предприятиенең милек хуҗасы Алексей Сергеевич Никитин белән җитештерү бүлеге начальнигы Сергей Викторович Кондрашов таныштырды, сорауларга җавап бирде. Республика җитәкчесе башлангыч эш процессларына идарә итүне, сыйфатны контрольдә тотуның автоматик системасы белән аеруча кызыксынды. Соңыннан, хушлашканда, 87 кешене эш урыны белән тәэмин иткән булдыклы завод җитәкчеләренә, зур төзелешне иң кыска вакыт эчендә тәмамлаган төзүчеләргә, монтажчыларга – барлык коллективка рәхмәт сүзләрен әйтеп, алдагы көннәрдә эшләрендә уңышлар теләде. Әлеге вакытта тәүлегенә 100дән артык тонна сөт җитештереп, аны әзер продукция итеп чыгаручы предприятие алдагы берничә елда тагын да үсәчәк, киңәйтеләчәк. Икенче чираты да сафка баскач, биредә тәүлегенә – 300, аннары 400 тонна сөт эшкәртергә мөмкин булачак. Ә инде тулы куәтенә эшли башлагач, биредә 38 төрле сөт продукциясе җитештерү күз уңында тотыла. Казанлык урнашкан бина заманча материаллар белән тышланачак, ихатага плиталар түшәләчәк һәм башкалар. Кыскасы заводта югары сыйфатлы сөт продукциясе җитештерү, аның ассортиментын арттыру, кулланучылар базарын продуктлар белән тотрыклы тәэмин итү буенча күп эшләр планлаштырыла, диләр завод җитәкчеләре һәм белгечләре. Эш сәфәре вакытында кунакларны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев озатып йөрделәр. Аннары Президент Бөре шәһәренә юл алды.


Просмотров: 638 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск