Ябык акционерлар җәмгыятенә караган “Полушка” магазиннар челтәренең чираттагы, 253нче сәүдә ноктасы ачылуы Чакмагыш район үзәгендә зур вакыйгага әверелде. Төштән соң ачылу сәгате якынлашуга халык дәррәү килеп яңа магазин ишеге
төбенә җыелган иде.
Ниһаять, ишекләр ачылып, сатып алучылар — яше, карты, балалар түргә узды. Зурлыгы, матурлыгы белән тыш-тан ук үзенә җәлеп итеп торган бу бинаның эче дә зәвык белән бизәлгән, киштәләр шыгрым тулы, якты һәм чиста. Чакмагышлылар өчен биредә көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, көнкүреш химиясе товарлары – һәммәсе дә бар. Хаклары чагыштырмача арзанрак булу сәбәпле, сатып алучыларның күбесе сут сыгып чыгару приборы, су чистарту өчен фильтр, азык-төлек, химия товарлары һәм башка әйберләр сатып алдылар. Мәсәлән, Лилия Гәрәеваны бирегә килгәч тә сут сыгып чыгару җайланмасы җәлеп иткән. “Гомумән, хаклар “тешләшми” һәрбер әйберне беразга гына булса да арзанрак бәягә алып була”, – ди ул. Бүгенге бәйрәмгә килгән һәр кеше нәрсә булса да алырга тырышты.
Чакмагыштагы “Полушка” магазины-ның директоры Альмира Әбүзәр кызы Сәмигуллина сүзләренә караганда, сәүдә ноктасының ассортиментында бер меңнән артыграк төр товар бар. Чакмагышлыларга һәм кунакларга көн дә кирәк булган товарлар тәкъдим ителәчәк, магазинда 23 хезмәткәр эшләячәк, алар һәммәсе дә конкурс нигезендә әңгәмәләшү аша эшкә җәлеп ителгән, барысы да махсус белемгә ия. “Иң мөһиме, мондый конкурентлык заманында без сатып алучыларга карата яхшы мөгамәлә булган, һәр килгән кешегә игътибарын бүлә белгән белгечләрне генә эшкә алдык, – ди директор. —Әлеге сәүдә ноктасында үзебездә җитештерелгән товарларга өстенлек биреләчәк, бигрәк тә Башкортстан Республикасы, шул исәптән Чакмагыш районында җитештерелгән азык-төлекне сатуны күз уңында тотабыз. Киләчәктә сатып алучының ыша-нычын яулап алу максатында төрле ташламалар ясаячакбыз, социаль карталар белән дә товарны очсызрак хакка сатып алу мөмкинлеге булачак. “Һәрвакыт – отышлы!” акциясе бигрәк тә файдалы булмакчы”, – дип таныштырды безне Альмира Әбүзәр кызы. “Полушка” сәүдә челтәре турында тулырак мәгълүматны интернетта www.polushka.net. сайтыннан табарга була.
Шулай итеп, чакмагышлылар өчен барлык уңайлыклары булган яңа ма-газинның ишекләре иртәнге сәгать 9.00 дан 23 сәгатькә чаклы һәр көнне ачык булачак.
Рәсимә Мөхәммәдиева.
|