Пятница, 03.05.2024, 20:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 6 » Горурлык хисләре уята
07:52
Горурлык хисләре уята
Агымдагы елның 29 августында Лондонда башланган җәйге Паралимпия уеннарында (ул ун көн дәвам итәчәк) Русия спортчылары беренче көннәрдән үк уңышлы чыгыш ясый. Хәзер алар алтын медальләр яулау буенча рәсми булмаган зачетта өченче урынга күтәрелде. Ә күпчелек алтын медальне Кытай спортчылары алды. Безнекеләр дә спорт казанышларын көннән-көн арттыра баралар. 9 сентябрьгә чаклы аларның тагын күп тапкыр җиңү яулап, пьедесталның биегрәк баскычларына басачагы бәхәссез.
Уфа спортчысы Оксана Савченко да безне нык шатландырды. Ул Паралимпия уеннарының беренче көнендә үк аз күрү сәләтенә ия булучылар арасында 400 метрга ирекле стильдә йөзү буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, алтын медаль алды. Финалда ул бу араны 37,89 секундта үтте.
Оксана тагын дүрт төрле программада чыгыш ясый һәм шулай ук медальләр яуларга исәп тота. Дүрт ел элек Пекинда үткән Паралимпия уеннарында ул өч алтын медаль алып кайткан иде инде. Якташыбызның җиңүгә омтылышы, зур ихтыяр көченә ия булуы сокландыра. Андый спортчылар башкаларга үрнәк күрсәтә, бик нык тырышканда максатыңа ирешергә мөмкин булуын күрсәтә. Паралимпия уеннарында җиңүче Русия спортчылары хөрмәтенә күтәрелгән Русия флагы һәм залда яңгыраган гимн илебез өчен горурлык хисләре уята.
 
Просмотров: 527 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск