Пятница, 03.05.2024, 18:42

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 17 » Бушлай ярдәм ителәчәк
08:52
Бушлай ярдәм ителәчәк
Агымдагы елның 21 сентябрендә гражданнарга милеккә хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча консультация биреләчәк.
"Русия юристлары ассоциациясе” Бөтенрусия җәмәгать оешмасы инициативасы белән 21 сентябрь көнендә 9 сәгатьтән алып 18 сәгатькә кадәр Русиядә халыкка бушлай хокукый ярдәм көне үткәреләчәк. Аның кысаларында Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе Федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге (Росреестр) хезмәткәрләре гражданнарга милеккә хокукларын теркәү һәм аны сату-сатып алу мәсьәләләре буенча консультация ясый, сорауларга җавап бирә.
Халыкка уңайлы булсын өчен консультация Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча район бүлекләрендә үткәрелә, анда шулай ул салым түләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне дә узачак.
Чакмагыш районында гражданнарга консультация бирү Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге тарафыннан Чакмагыш авылы, Тынычлык урамы, 25 адресы буенча үткәрелә.

Просмотров: 553 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск