Пятница, 03.05.2024, 19:32

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 3 » Безнекеләр – Русия келәмнәрендә
07:15
Безнекеләр – Русия келәмнәрендә
22-27 августта Волгоград шәһәрендә ирекле һәм классик стиль белән билбау көрәше буенча Русия чемпионаты үтте. Башкортстанның җыелма командасы составында безнең спортчыларыбыз Рөстәм Исламов, Алмаз Фәйзуллин, Антон Ковалев, Илнур Зәйнетдинов һәм Гөлназ Габдуллина да әлеге мәртәбәле алышта катнашып, үзләрен күрсәтте. Үз авырлык категорияләрендә Рөстәм Исламов – икенче, Алмаз Фәйзуллин – дүртенче, Антон Ковалев белән Гөлназ Габдуллина – бишенче, Илнур Зәйнетдинов сигезенче урыннарга лаек булды. Тагын ике якташыбыз – Рөстәм Зыякаев бу турнирда республика җыелма командасының өлкән тренеры, Яңа Бирде авылында туып үскән Рөстәм Миңнебаев – ярышларның судьясы буларак катнашты. Әлеге ярышта уңышка ирешкән Рөстәм Исламов Русия җыелма командасы составында тиздән үтәчәк дөнья кубогында чыгыш ясау хокукын яулады. Бил бирмәс баһадир егет һәм кызларыбызга киләчәктә дә гел уңышларга ирешүләрен телибез.
Рузилә Әмирханова,
БДУ талибәсе, 4 курс.

Просмотров: 398 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск