Суббота, 04.05.2024, 08:05

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 4 » Беренчеләр дигән исемне аклап
08:45
Беренчеләр дигән исемне аклап
Вакыт, бер нигә карамый, сәгать, көн һәм айларны саный. Кайчан гына әле мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаган иде кебек. Инде ул көннән соң да өч ай үтеп китте, кояшлы җәйне хәтер елъязмасында калдырып, шул ук кыңгырау тәүге дәрескә чакырып кабат чыңлый. Быел шимбәгә туры килгән көзнең тәүге көне – 1 сентябрьдә билгеләнгән Белем бәйрәмен илебезнең барлык мәктәпләрендә дә, гадәттәгечә, тантаналы шартларда үткәрделәр.   Бу көнне 3573 яшь райондашыбыз бихисап яңа ачышлар вәгъдә иткән могҗизалы белем иленә сәяхәт кылырга юлга чыкты. Аларның 310ы – бу юлга тәү башлап аяк басучы кечкенәләр – беренче сыйныфлар.
Район үзәгендә урнашкан уку йортларында тантаналы линейкалар ике сменада – иртәнге якта һәм төштән соң үтте.
Гәрчә табигать шартлары кояшлы, җылы сәгать-минутлары белән сөендермәсә дә, Чакмагыш беренче урта мәктәбе каршындагы мәйданчыкка җыелучы укучылар, укытучылар һәм ата-аналарның кәефләре күтәренке иде. Быел бу мәктәптә 641 укучы белем алачак, шул исәптән 65е — беренче сыйныф укучылары. Чараны алып баручылар – 9 в сыйныф укучылары Аяз Сәлихов һәм  Гүзәл Сабированың шигъри сәламләвеннән соң сүз мәктәп директоры Илшат Рәфил улы Әрдәшировка бирелде. "Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата-аналар  һәм мәртәбәле кунакларыбыз! Сезне яңа уку елы һәм Белем көне белән ихлас күңелдән тәбриклим. Барчагызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар телим”, – дип башлады ул сүзен һәм үткән уку елы йомгаклары белән таныштырды. 2011-2012 уку елында биредә 609 укучы белем алган, алар арасында 195 уку алдынгысы, 122се – гел "5” билгеләренә генә өлгәшүче укучылар.  Мәктәп буенча белем сыйфаты – 52, гомум өлгереш күрсәткече 100% тәшкил итә. Үткән уку елында 92 укучы район олимпиадаларында призлы урыннар яулаган, 300дән артыгы фәнни-тикшеренү эшләре буенча төрле бәйгеләрдә, дистанцион һәм он-лайн олимпиадаларда уңышлы катнашкан. Былтыргы чыгарылыш укучыларының 12се медаль белән бүләкләнгән (2-се – алтын, 10-сы – көмеш). 11нчене тәмамлаучыларның 90 проценты – югары, калган ун проценты урта һөнәри белем бирүче уку йортларында белем алуын дәвам итәчәк.
"Форсаттан файдаланып, нәкъ шушы көндә хөрмәтле ата-аналарга, үз эшенең чын осталары булган, иҗади эшләүче хезмәттәшләремә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. 
Бүген безнең бердәм мәктәп гаиләсе яңа әгъзалар– беренче сыйныф укучылары белән тулыланды. Алар – бәйрәмебезнең төп катнашучылары. Шушы көннән башлап, хөрмәтле ата-аналар, аларның язмышы өчен җаваплылыкны мәктәп коллективы сезнең белән беррәттән үз өстенә ала. Мәктәп аларның икенче туган йорты кебек якын булсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз, дип тулы ышаныч белән әйтә алам”, – дип тәмамлады сүзен Илшат Рәфил улы.
Мәктәп директорыннан соң чыгыш ясаган район хакимияте вәкиле, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фирдәвис Хәлимулла улы Заһидуллин,  район мәгариф бүлеге вәкиле, Балалар иҗат үзәге методисты Гөлназ Рәдиф кызы Вилданова, мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Филүзә Гадил кызы Хөснетдинова да  педагогик коллективны һәм укучыларны яңа уку елы башлану һәм Белем көне белән котлап, зур уңышлар теләде. Чыгышлар белән аралашып барган концерт номерлары – 4а сыйныфының мәктәп вальсы, музыка укытучысы Алик Марат улы Нәбиуллин "Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, 11 в сыйныф укучысы Гүзәл Флүрованың "1 сентябрь” җыры һәркемнең күңеленә хуш килде. 
Укучылар коллективының иң кечкенә әгъзалары –  укытучылары җитәкчелегендә колоннага тезелеп, өлкәнрәк апа-абыйлары сафларыннан урын алган беренче сыйныфка килүчеләрне җыелучылар алкышлап каршы алды. Үз чыгышларын зур дулкынлану белән көтеп алган кечкенәләрнең концерт номерлары да дулкынландыргыч булды. Беренче сентябрь – кечкенәләр өчен Белем иленә юлның тәүге этабы гына булса, 11нче сыйныфлар өчен исә бу көн – финиш сызыгына соңгы талпыну, туган мәктәпләрендә каршы алган соңгы белем бәйрәме. Алар исеменнән чыгыш ясаган 11в сыйныф укучысы, мәктәпнең президенты Гүзәл Насыйрованың тәбрикләү сүзеннән соң унберенчеләр нәни дусларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәктәптә яшәп килгән күркәм традиция буенча, бу көнне беренче сыйныфларга тылсымлы Белем ачкычы да тапшырылды. Ә аның тылсымы тәүге кыңгырау чыңламыйча үз көченә керә алмый. Бу тантаналы миссияне башкару бәхете 11в сыйныф укучысы Ильяс Мофаззалов һәм 1в сыйныфында белем алачак Зарина Халиковага йөкләтелде. Беренче сыйныфка килүчеләрнең ата-аналары исеменнән Лилия Хәсән кызы Кирәева чыгыш ясаганнан соң тәүге дәрескә чакырып чыңлаган кыңгырау моңы астында укучылар һәм укытучылар сыйныф бүлмәләренә таралышты.


Просмотров: 790 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск