Пятница, 03.05.2024, 05:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 10 » Бердәмлек шартларында
08:43
Бердәмлек шартларында
11 октябрьдә Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 24 ел тула. Бу көн һәр башкортстанлы өчен кадерле бәйрәм, чөнки республикабызның дәүләт мөстәкыйльлеге алуның нәтиҗәсе аның киләчәк социаль-икътисадый, рухимәдәни үсешенә гаять зур йогынты ясады. Республикабызның төрле өлкәдәге тотрыклы үсеше, халыкның тормыш дәрәҗәсенең яхшыруы, социаль иминлек, тынычлык, төрле милләт халыкларының бергә-бергә дус-тату, бердәмлек һәм туганлык шартларында сыешып-килешеп яшәве моны раслап тора.
Бу уңай үзгәрешләр, әлбәттә, үзеннән-үзе генә килмәде. Узган гасырның туксанынчы еллары башында илебездә булган сәяси һәм икътисадый тотрыксызлык, шул ук вакытта хуҗалык итүнең яңа мөнәсәбәтләренә – базар икътисадына күчкәндәге авырлыкларга карамастан, республикабыз бу катлаулы сынауларны уңышлы үтте. Ул елларда аның икътисадый һәм рухи-мәдәни куәте артты, социаль яктан ышанычлы үсеш алды. Суверенитет алганнан соң үткән вакыт эчендә Башкортстан Русия Федерациясенең икътисадый  яктан көчле  субъекты буларак танылу алды. Ул бик күп төрле күрсәткечләр буенча федераль округта һәм ил күләмендә алдынгы позицияләрдә тора.
Икътисадый  һәм социаль иминлек безнең район тормышында да ачык чагыла. Бездә күрсәтер казанышлар, уртаклашыр тәҗрибә бар. Авыл хуҗалыгында, аның төп тармаклары булган игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә ирешкәннәребез горурланырлык. Быел да игенчеләребез бөртекле культуралардан республикада иң югары уңыш үстереп алдылар. Терлекчеләребез сөт җитештерү буенча быел да иң алдынгы урында бара. Агымдагы елда район үзәгендә һәм башка авылларда байтак яңа объектлар төзелеп файдалануга тапшырылды. Алар арасында дәүләт учреждениесе, балалар бакчасы биналары, клублар, кибет-магазиннар һәм башка объектлар бар. Торак төзелеше кызу темпта алып барыла, юллар салына, авылларда бик күп төзекләндерү эшләре алып барыла. Авыл хуҗалыгы продукциясен үзебездә эшкәртү даими игътибар үзәгендә. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрендә һәм спортта яхшы күрсәткечләр яулыйбыз. Болар барысы да эшсөяр чакмагышлыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде.
Республика дәүләт суверенитеты турындагы Декларация вакыт сынавын уңышлы үтте. Ул халкыбызның ихтыяҗларына җавап бирә, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итә, тотрыклылыкка, тынычлыкка, иминлеккә, ныклы, ышанычлы нигез булдыруга булышлык итә.
Быел сентябрь аенда Башкортстан Республикасы Президентын сайлауларның тыныч шартларда үтүе дә күп милләтле халкыбызның бердәмлеген, үз язмышы өчен зур җаваплылык тоюын, актив гражданлык позициясендә торуын күрсәтте.
Адымнарыбыз ныклы, алдагы көннәребезгә ышаныч белән карап алга атлыйбыз. Әмма эшлисе эшләребез дә күп. Безнең алда ирешелгәннәрне саклап калырга һәм башлаган эшләребезне гамәлгә ашыру бурычы тора. Бергәләп тотынсак, уңышка, һичшиксез, ирешәчәкбез. Сезне, хөрмәтле райондашлар, шушы зур бәйрәм – Республика көне белән чын күңелдән котлыйм, һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин, җитеш тормыш, укуда, хезмәттә уңышлар телим!
Риф Йосыпов, 
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Просмотров: 730 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск