Суббота, 04.05.2024, 07:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 6 » Балалар өчен «ышаныч телефоны»
07:49
Балалар өчен «ышаныч телефоны»
2010 елның сентябреннән башлап авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды Русия Федерациясе субъектлары белән берлектә гомумрусия балалар «ышаныч телефоны» булдырды, әлеге көндә ул барлык субъектлардагы 226 оешма белән тоташкан. Русия Федерациясендәге теләгән шәһәр яки авылда стационар яки мобиль телефоннардан 8-800-2000-122 саннарын җыеп, балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре ышанычлы психологик ярдәм алу мөмкинлегенә ия. Балалар өчен әлеге ышаныч телефонына шалтырату бушлай һәм конфиденциональ, ягъни кемнең шалтыратып, нәрсә турында әңгәмәләшүе ике арада гына кала, бар галәмгә фашланмый. Гаиләдә яки үсмерләр арасында, төрле коллективларда килеп туган аңлашылмаучанлык, үсмерләрнең стресс хәлендә булуы һәм хәтта үз-үзенә кул салыр дәрәҗәдә нәрсәгәдер протест белдерүе очракларында әнә шул 8-800-2000-122 саннарын җыеп, тәүлек әйләнәсенә күңелне бушатырга, төрле тискәре йогынтыдан арынырга һәм иң мөһиме – әле чәчәккә генә йомарланган яшь гомерләрне саклап калырга мөмкин. Бу телефонга мөрәҗәгать итүдән баш тартмагыз.

Просмотров: 838 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск