Суббота, 04.05.2024, 03:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 13 » Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырабыз!
13:35
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырабыз!
Агымдагы елның 15 сентябреннән 28 октябренә кадәр Уфада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк. Уфа шәһәре округы хакимияте карарына ярашлы, Чакмагыш районына Уфа шәһәренең Октябрь һәм Ленин районнары беркетелгән. Октябрь районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә СССРның 50 еллыгы урамында (ул.Октябрь проспекты һәм Рихард Зорге урамы арасында урнашкан) һәм "Зинино” сәүдә-ярминкә комплексы мәйданында үткәрелә. Ленин районы ярминкәне "Затон” микрорайонында, Әхмәтов урамындагы "Волна” скверы алдындагы мәйданда (309 һәм 311 санлы биналар арасы) үткәрә. 
2012 елның 15 декабреннән 30 декабренә чаклы кышкы Яңа ел алды ярминкәләре дә шушы ук биләмәләрдә үтәчәк. Шулай ук безнең крәстиян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны  Октябрьский шәһәре округы хакимияте дә чакыра. Бу шәһәрдә ярминкәләр Ленин исемендәге мәйданда үткәрелә. Ярминкәләр 15, 22, 29 сентябрьдә, 7, 13, 20, 27 октябрьдә, 3, 10, 17, 24 ноябрьдә оештырыла. Рәхим итегез! Муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге 22 сентябрьдә Уфада үтәчәк ярминкәгә баруны оештыра. Анда катнашырга теләге булганнар, сораулар килеп туса, безнең бүлеккә мөрәҗәгать итә ала. Телефон: 3-18-53.
Рима Рәхимова,
икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.

Просмотров: 542 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск