Пятница, 03.05.2024, 21:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 20 » Айлык пособие турында
08:33
Айлык пособие турында
2012 елның 17 сентябреннән "Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында” Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 309 санлы карары үз көченә керде. Карарда түбәндәге үзгәрешләр каралган:
1. Балага айлык пособиеләрне билгеләү һәм түләү гомум белем бирү учреждениеләрендә укучыларга гына түгел, шулай ук башлангыч һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә белем алуның көндезге формасында укучыларга да укуны тәмамлаганга кадәр, әмма 18 яшькә кадәр җиткәнче бирелә.
2. Балага айлык пособие барлык кирәкле документлар белән гариза биргән айдан алып 12 айга кадәр билгеләнә.
3. Балага айлык пособие билгеләгәндә яшәү минимумы күләмен бер өлкән кешегә түгел, ә балага исәпләнгәнен кулланырга кирәк.  
2012 елның 1 октябреннән агымдагы елның 17 сентябренә кадәр пособие алучыларга түләүләр туктатыла. Балага айлык пособие алуга хокукны раслау өчен Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенча хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәлегенең Чакмагыш районындагы идарәлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 43 санлы йорт, 27нче кабинет. 2012 елның 31 декабренә кадәр пособие алуга хокукны раслаган очракта түләүләр туктатылган көннән, ягъни 1 октябрьдән янә бирелә башланачак. Пособие алуга хокукны раслаган очракта 2012 елның 31 декабреннән соң пособиеләр түләүләр гомум нигез дә, ягъни гариза бирүче мөрәҗәгать иткән айдан башлап түләнәчәк.
Илвера Шәймөхәммәтова,
 бүлек начальнигы.

Просмотров: 573 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск