Пятница, 03.05.2024, 19:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 10 » Айлык бара
08:09
Айлык бара
Агымдагы елның 4 октябрендә Русиядә гражданнар оборонасы оештырылуына 80 ел тула. Шушы истәлекле датага багышлар Башкортстан Республикасы Хөкүмәте 1 августта "Гражданнар оборонасы оештырылуның 80 еллыгына багышлап "Башкортстан Республикасында”  гражданнарны саклау айлыгы үткәрү турында” күрсәтмә кабул иткән иде. Әлеге күрсәтмәне үтәү максатында 2012 елның 4 сентябреннән 4 октябренә кадәр безнең районда да гражданнар оборонасы айлыгы үткәрелә. Бу хакта муниципаль район хакимияте махсус карар кабул итте.
Районда айлыкны үткәрү буенча чаралар планы кабул ителде. Анда шушы чараны үткәрүдә катшашучы оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләренә йөкләтелгән бурычлар, аларны үтәү вакыты күрсәтелеп,  күп төрле чаралар билгеләнгән. Сентябрь аенда, мәсәлән, санитар дружиналарның район ярышы оештырылачак. Оешма, учреждение, предприятиеләрдә шәхси һәм күмәк саклану чараларының булу-булмавы һәм аларның дөрес сакланышы тикшереләчәк. Халык арасында киң аңлату эшләре алып барылачак. Мәктәпләрдә учениеләр, "Хәвефсез тормыш нигезләре” курсы буенча викториналар, конкурслар һәм ярышлар үткәреләчәк. Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, террористик актларны кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм юл-транспорт аварияләре вакытында медицина ярдәме күрсәтү буенча да практик занятиеләр оештырылачак, гражданнарны хәвеф-хәтәрдән саклау почмакларын җиһазлау дәвам иттереләчәк һәм башкалар.

Просмотров: 753 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск