Кичә районда ике зур чара оештырылды. Беренчесе – Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә төзекләндерү буенча семинар-киңәшмә, икенчесе – "Базы” кооперативыннан Юмаш сөтчелек фермасының җәйге лагеренда машина белән сыер саву операторларының район һөнәри конкурсы үткәрелде.
3 июньдә Яңа Семенкино авылына нигез салынуга 200 ел тулуга багышлап бәйрәм чаралары булып үтте. Анда авыл халкының зур шатлыгын уртаклашу өчен бүген читтә яшәүче якташлар да кайтты. Авылның шушы истәлекле датасы уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чаралары турында гәзитебезнең киләсе саннарында танышырсыз.